Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урак әле бетеп җитмәгән, ләкин хәзердән үк киләсе ел уңышы турында кайгыртырга кирәк

Район басуларында бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланып килә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә бөртекле культура мәйданнарның 93 проценты суктырылган (орлыкка дигән кукурузны исәпкә алмыйча). Тулай җыем 100093 тонна тәшкил итә, уртача уңыш гектардан 28,2 центнер чыга.
Шактый хуҗалыкларда инде бөртеклеләрне тулысынча җыеп алып, саклауга салдылар. Мәсәлән, Александр Планин, Юрий Семушкин, Дамир Хәмидуллин, Любовь Спиридонова, Илшат Габидуллин, Мунира Хәйдәрова һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында бөртекле культураларны тулысынча җыеп алганнар. Күптән килгән традиция буенча, уракны төгәлләүчеләрнең күбесе һава шартлары уңай торганда уңышны җыеп алуда күршеләренә ярдәмгә килгәннәр. Мәсәлән, Планин хуҗалыгы механизаторлары "Авангард" җәмгыяте кырларында эшли: биш "Дон-1500" комбайны 1500 гектар чамасы мәйданда ашлык суктырып өлгергән.
Бер үк вакытта салам җыю һәм көзге культураларны чәчү өчен туфрак хәзерләү эше алып барыла. Район буенча барлыгы 12700 тонна салам җыелган, көзге культуралар чәчелә торган 21300 гектар җир сукаланган. План буенча әлеге культураларны 20 августтан чәчә башларга кирәк булса да, кайбер хуҗалыклар бу эшкә тотынганнар да инде. Мәсәлән, "Болгар ВЗП" җәмгыяте 230 гектарда көзге арыш чәчкәннәр.
Туңга сөрү эшләре әлегә 4800 гектарда башкарылган, бу мәйданнарның 8 процентын тәшкил итә. Бу эшне дә ашыктырырга кирәк, чөнки игенчелек тәҗрибәсе күрсәткәнчә, августта сукаланган җир сыйфаты буенча яхшы була, ә агрочараларны вакытында үтәү - киләчәк уңышның нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев