Татарстан Республикасы үзен туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүче алдынгы төбәкләрнең берсе санала. Республикада минималь азык-төлек кәрҗине бәясе Россия буенча алганда иң арзаны. Агропромышленность комплексының югары җитештерүчәнлеге һәм тотрыклы үсә баруы - авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа технологияләр кертүгә, хуҗалык итүнең перспективалы ысулларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте нәтиҗәсе. Республикабызда социаль...
Татарстан Республикасы үзен туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүче алдынгы төбәкләрнең берсе санала. Республикада минималь азык-төлек кәрҗине бәясе Россия буенча алганда иң арзаны. Агропромышленность комплексының югары җитештерүчәнлеге һәм тотрыклы үсә баруы - авылга инвестицияләр җәлеп итүгә, яңа технологияләр кертүгә, хуҗалык итүнең перспективалы ысулларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән дәүләт сәясәте нәтиҗәсе. Республикабызда социаль тармакка һәм авылларны комплекслы үстерүгә игътибарның артуы да сөендерә.
Статистика мәгълүматларына караганда, республикадагы һәр дүрт кешенең тормышы авыл белән аерылгысыз бәйле. Моның шулай булуына басуларда эш кайнаганда, аеруча да урып-җыю чоры барышында, тагын бер кат инанасың.
Бүген безнең район басуларында да иртәдән кичкә кадәр техника гөрелтесе тынып тормый. Игенчеләр тир түгеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчен биреп эшли. Басулардагы кебек үк, "Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыятендә дә эшләрнең кызган чагы.
Коллектив инде 15 июльдән үк яңа уңыш ашлыгын кабул итә башлаган. Хәер, кабул итеп кенә калмый, шунда ук тиешенчә эшкәртә һәм келәтләргә сала. Бүген инде келәтләргә 10000 тонна ашлык салынган, бу әле кабул ителергә тиешле бөртекнең өчтән бер өлеше генә. Предприятие хезмәткәрләре сүзенә караганда, бу узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк. Районның барлык хуҗалыкларыннан китерелүче ашлыкның чиста һәм коры булуын да әйтергә кирәк. Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан кайбер хуҗалыклар ашлык кабул итү предприятиесеннән кредит алган булган. Күбесе инде ашлык тапшырып бурычларын түләп тә бетергән.
Бүген предприятиедәге киеренкелек басулардагыдан бер дә ким түгел. Өзлексез китерелеп торучы ашлыкны кабул итеп алу һәм эшкәртү өчен коллективта эшне өч сменада оештырганнар.
- Ашлык салу өчен келәтләрне яхшылап әзерләдек, - ди ашлык кабул итү предприятиесе директоры урынбасары Андрей Ефимов, - бу ел уңышын вакытында эшкәртә һәм саклый алачагыбызга шикләнмәскә мөмкин. Ел саен агымдагы ремонт эшләре үткәрелә, соңгы өч ел эчендә генә дә дүрт келәтнең түбәсен яңадан яптык...
Шушы араларда ашлыкны су транспортына төяп озатырга әзерләнәләр. Бер өлеше, мәсәлән, Костромадагы комбиазык заводына җибәреләчәк. Район басуларында үстерелгән бөртек шулай ук саклау һәм куллану өчен башка төбәкләргә дә озатылырга тиеш.
Ашлык кабул итү предприятиесе эшендә мөһим звеноларның берсе - лаборатория. Бөртекнең сыйфаты нәкъ биредә ачыклана да инде. Лаборатория яңа җайланмалар белән тәэмин ителгән. Әле күптән түгел генә, мәсәлән, заманча "Инфраскан" аппараты куйганнар. Шуның ярдәмендә ашлыкның сыйфатын тиз һәм зур төгәллек белән ачыклыйлар. Биредә югары квалификацияле белгечләр - лаборантлар Марина Тегулева белән Екатерина Егорова эшли. Лаборатория мөдире Лариса Терехова да тәҗрибәле белгечләрдән санала. Лаборатория хезмәткәрләре үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән, зур җаваплылык хисе тоеп башкаралар.
Лабораториядә тиешле анализлар алынганнан соң, ашлык предпртиятиенең үлчәү хуҗалыгы аша уза. Соңгы елларда бу участокта да үзгәрешләр булган: биредә 60 тонналы электрон үлчәү куйганнар. Үлчәүне ел саен метрология хезмәте белгечләре тиешенчә тикшереп тора. Ә инде үлчәү хуҗалыгы эше өчен Ирина Силахина белән Ирина Медведева җаваплы итеп билгеләнгән. Бухгалтерия, лаборатория һәм үлчәү хуҗалыгы арасында компьютер элемтәсе булдырылган. Бу бик җайлы.
Элегрәк вак-төяк тоелган мәсьәләгә ачыклык кертү яки эш барышында килеп туган проблеманы хәл итү өчен предприятие территориясе буйлап җитәкчеләрне яки җаваплы кешеләрне эзләп йөрергә туры килгән. Бу исә кылны кырыкка ярырдай кызу эш вакытында никадәр вакытны ала. Ә бит кырдан яки ындыр табакларыннан ашлык китергән автомобильләрне озак көттерергә ярамый. Электрон аралашу җайланмасы булдырылгач, кирәкле кешеләрне эзләп йөрисе юк, төймәгә басып кына барысын да сөйләп һәм аңлатып бирергә мөмкин.
Предприятиедәге ике киптерү-җилгәрү башнясы хезмәткәрләренә дә җаваплы бурыч йөкләнгән. Ашлыкны чистарту, тиешле стандарт таләпләренә туры килерлек итеп киптерү өчен һәр сменада икешәр оператор эшли. Агрегатларның төзеклеген даими рәвештә ашлык киптерү мастерлары Юрий Сесин белән Владимир Лукашин тикшереп тора. Биредә яңа киптерү шкафлары урнаштырылган.
Предприятие инвестор - "Хлебопродукт" ашлык кампаниясе исәбенә яңартыла һәм модернизацияләнә. Әлбәттә инде, бу коллектив эшендә уңай чагылыш таба. Атап әйткәндә, игенчеләр тырышлыгы белән үстерелгән ашлык язмышы ышанычлы кулларда.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев