Көннәрнең эссе торуыннан файдаланып, Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләргә тырышалар.
Тәлгат Җамалетдинов
Никольскида бу җәйдә кызу көннәр яшенле җылы яңгырлар белән аралашып барды, шунлыктан туфракта дым да җитәрлек булды. Һава шартларының уңай булуы һәм вакытында үткәрелгән агротехника чаралары нәтиҗәсендә басулар мул уңыш бирде....
Көннәрнең эссе торуыннан файдаланып, Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләргә тырышалар.
Тәлгат Җамалетдинов
Никольскида бу җәйдә кызу көннәр яшенле җылы яңгырлар белән аралашып барды, шунлыктан туфракта дым да җитәрлек булды. Һава шартларының уңай булуы һәм вакытында үткәрелгән агротехника чаралары нәтиҗәсендә басулар мул уңыш бирде.
- Быелгы һава шартларына бер дә зарланырлык түгел, - дип билгеләп үтә хуҗалык җитәкчесе. - Яңгырлар вакытында яуды, уракка төшкәч көннәр эссе тора...
Башка елларны бөртеклеләрнең уңышы 20 центнерга да җитмәгән булса, быел һәр гектардан уртача 27 центнер уңыш җыеп алалар. Мондый нәтиҗә зур тырышлык куйган игенчеләрне бик сөендерә. Хәзерге вакытта Владимир Зрулин белән Вячеслав Колесов "Дон-1500" комбайннары белән карабодай суктыралар. Икесе дә тәҗрибәле механизаторлар, бу эшнең барлык нечкәлекләрен беләләр. Мәсәлән, Владимир Николаевичның игенчелек стажы инде утыз елдан артык. 50шәр тонна ашлык суктырган көннәре дә бар. Вячеслав та бу эштә югары күрсәткечләргә ирешә.
Узган еллардагы кебек, хуҗалыкта урып-җыю оешкан төстә бара, чөнки һәр кеше зур җаваплылык тоеп эшли. КамАЗ машиналарын йөртүчеләр Валерий Николаев һәм Виктор Панчугин комбайннарны бер дә тулы бункер белән тотмаска тырышалар, ашлыкны ындыр табагына вакытында ташып торалар. Уңышны ашлык кабул итү предприятиесенә дә алар илтә.
Урып-җыюда эшләгән башка эшчеләр дә калышмый. Пешекче Марина Бурмистрова кызы Ольга белән бергә игенчеләрне тәмле ашлар белән сыйлый.
Ындыр табагы эшчеләре дә сынатмый. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки уңыш ул һәр игенченең, һәр кешенең тырышып эшләвенә бәйле.
Бүгенге көндә Никольск басуларыннан инде 700 тонна чамасы ашлык җыеп алынган. Бөртеклеләрнең уртак мәйданы хуҗалыкта 700 гектарлап тәшкил итә. Игенчеләргә әле тагын 300 гектардан уңыш җыеп алырга кирәк. Шулай итеп, Никольск басуларында урып-җыю эшләре инде ахырына якынлашып килә. Игенчеләр төп сынауны намус белән үтәргә тиеш.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев