Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Киләчәккә ышаныч белән

Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы үткән атнада ук бөртекле культуралар уңышын җыеп бетерде. Барлыгы 450 гектар җир биләгән көзге арышның һәм бодайның, шулай ук сабан бодаеның һәм арпаның һәр гектарыннан уртача 28,4 центнер уңыш җыеп алганнар. Бу шактый яхшы күрсәткеч. Югары уңыш - коллективта эшләгән һәр кешенең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Мәсәлән, Азат...

Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгы үткән атнада ук бөртекле культуралар уңышын җыеп бетерде.
Барлыгы 450 гектар җир биләгән көзге арышның һәм бодайның, шулай ук сабан бодаеның һәм арпаның һәр гектарыннан уртача 28,4 центнер уңыш җыеп алганнар. Бу шактый яхшы күрсәткеч.
Югары уңыш - коллективта эшләгән һәр кешенең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Мәсәлән, Азат Нуриев үзенең "Нива" комбайны белән бөртеклеләрне урдырган, аны "Дон-1500" комбайнында Илшат Гыйниятуллин җыеп барган. Суктырылган уңышны ындыр табагына ЗИЛ-130 машинасы белән Илдар Гыйниятуллин ташып торган, чистартылган ашлыкны әле быел гына сатып алынган КамАЗ белән Наил Төхвәтуллин икмәк кабул итү предприятиесенә ташыган. Ашлыкны "Аграмак" агрегаты тагылган МТЗ-82 тракторы белән Рамил Абдрахманов төяп торган, аннары төягеч чүмечен махсус тырмага алыштырып, салам һәм икенче тапкыр чабылган печән рулоннарын өеп торган.
Кызу эшләр вакытында урып-җыю конвейеры туктап тормаган, һәр кеше зур җаваплылык тоеп, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен көчен кызганмый тырышкан. Кырда эшләр әле дә дәвам итә, инде көзге культураларны чәчү вакыты да килеп җитте. Александр Гадалов белән Рамис Сираҗиевка К-700 тракторлары белән 640 гектар җирне сукаларга кирәк. Печән һәм салам пресслауны пресс-җыйгычлы МТЗ-82 белән оста идарә итүче Рөстәм Абдрахмановка ышанып тапшырганнар. Саламны машиналарга Альберт Төхвәтуллин төяп тора, ә Евгений Буторов КамАЗы белән саламны, печәнне, силосны саклау урыннарына ташый.
Сентябрь башында механизаторлар кукурузны силоска җыю эшенә керешәчәк, быел бу культура 140 гектар җир били. Шулай ук 50 гектарга чәчелгән донник үләнен дә силоска салырга җыеналар. Бу исә күбесенчә терлекчелек белән шөгыльләнгән хуҗалыкка малларны тук кышлатырга мөмкинлек бирәчәк.
Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәренең эш-мәшәкатьләре җитәрлек һәм алар алда торган эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар. Шулай эшләгәндә генә хуҗалык киләчәктә дә уңышка ирешер.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев