Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңыш язмышы өчен һәркем җаваплы

Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында басулардан көзге бодайны санаулы көннәр эчендә җыеп алдылар. Быелгы җәй үзенең шифалы яңгырлары белән кинәндермәсә дә, һәр гектарның уртача 30 центнер уңыш бирүенә игенчеләр бик канәгать. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Танкеевка игенчеләренең тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешкән еллары бар иде. Әмма бу җәйдәге күрсәткечләре дә начар түгел....

Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгында басулардан көзге бодайны санаулы көннәр эчендә җыеп алдылар. Быелгы җәй үзенең шифалы яңгырлары белән кинәндермәсә дә, һәр гектарның уртача 30 центнер уңыш бирүенә игенчеләр бик канәгать.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Танкеевка игенчеләренең тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешкән еллары бар иде. Әмма бу җәйдәге күрсәткечләре дә начар түгел.
- Көзге культура һава торышының көйсезлекләренә чыдамлы булуы белән аерылып тора, шуңа күрә быел аның мәйданын 90 гектарга арттырдык, - дип сөйли Равил Рахман улы. - Язын бөтен агрочараларны вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыктык. Җирдә дым кытлыгы үзен нык сиздерсә дә, куйган максатка ирештек...
Хуҗалыкта 240 гектарлы басудан 700 тонна ашлык җыеп алынган. Ә менә 60 гектарлы арыш басуының уңышы гектарыннан 18 центнердан артмаган. Арпа уңышы да 20 центнердан аз гына артып китә. Карабодай мәйданы 100 гектар тәшкил итә. Әмма хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, быелгы җәй әлеге культурага бик килешеп бетмәгән. Ничек кенә булса да, ашлыкның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга кирәк. Хуҗалыкның киләчәге, коллектив әгъзаларының нинди тормышта яшәве беренче чиратта үстерелгән ашлыкның сыйфатына һәм күләменә бәйле.
Һәр коллективтагы кебек, Бакиров хуҗалыгында да уңган-булган кешеләр аз түгел. Владимир Гаврилин, мәсәлән, "Дон-1500" комбайны белән уракка беренчеләрдән булып төшкән. Хуҗалыкта эшләү елларында бай тәҗрибә туплаган, авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек белә, чит илдә җитештерелгән машиналарны да төзәтә ала. Урып-җыю эшләре башланганнан бирле ул 600 тоннадан артык бөртек суктырган. "Енисей" комбайнында эшләүче Яков Семенов та аннан калышмый. Шунысын әйтергә кирәк, бу комбайн белән моңарчы танылган игенче, хәзер инде лаеклы ялда булган Петр Левагин идарә иткән. Димәк, Яков та сынатырга тиеш түгел. Җитештерүчәнлеге буенча "Енисей" "Дон"нан калышса да, Яков инде комбайн бункерыннан 400 тоннадан артык ашлык бушаткан.
Басулардан ЗИЛ-130 һәм ГАЗ-53 автомашиналары белән ашлык ташучы Николай Карзанов белән Александр Варфоломеевның да мәшәкатьләре җитәрлек. Хуҗалыкта тагын шунысын да сөйләделәр: Алексей Лукашов та МТЗ-80 тракторы белән ашлык ташый. Тракторы күптән искерсә дә, йөк автомобильләрен узып китәргә дә күп сорап тормый икән. Кайбер көннәрдә ындыр табагына 25 тоннадан күбрәк ашлык кайтара.
Ындыр табагы мөдире Евгений Маркелов җитәкчелегендә ашлык эшкәртүдә эшләүче Александр һәм Евгений Волковларның, Сергей Быринның да тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. ЗАВ-20 агрегаты аша чыгарылган ашлыкны складларга салалар, чәчүлек орлыкка да калдыралар. Танкеевкалылар ашлыкның бер өлешен кредит түләү өчен ашлык кабул итү предприятиесенә дә тапшыралар. Александр Шемуратов үзенең КамАЗ автомашинасы белән предприятиегә инде 500 тонна бөртек илткән. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, үстерелгән ашлык кредит түләргә дә, хуҗалык кирәк-яракларына да җитәргә тиеш. Ашлыкны сатып алу бәяләре генә кимемәсен иде.
Хуҗалыкта көнбагыштан да мул уңыш җыеп алырга исәп тоталар. Бу культура быел 145 гектарда үстерелгән. Базарда көнбагышка сорау барын-бар, тик менә "бай" сатып алучыны табуы гына читен. Шулай да биредә әлеге культураны файда китерерлек итеп сатарга һәм табыш алуга өметне өзмиләр.
Гомумән, коллективта һәр эш үз чираты белән бара, быелгы урак темплары да әйбәт дияргә мөмкин. Тик менә хуҗалык җитәкчесен эшче куллар җитешмәве генә елдан-ел ныграк борчый. Тагын ике елдан коллективның терәге саналган берничә кеше лаеклы ялга китәчәк. Алмашка кем килер дә, трактор яки шул ук комбайн белән кем идарә итәр? Борчылырлык җирлек булса да, проблеманы хәл итү юллары табылачагына ышанасы килә. Җирдә алабута түгел, иген үсәргә тиеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев