Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәрәзәдә утлар сүнмәсен...

Узган чәршәмбедә Татар Такталы авылында яңа Мәдәният йорты ачылды. Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ Авыл кешеләр бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Шуңа күрә бәйрәмгә олысы да, кечесе дә теләп килгән. Совет чорында төзелгән клуб яраксыз хәлгә килгәч, авыл тормышында әһәмиятле роль уйнаучы мәдәният учагы итеп җирле мәктәпнең элеккеге бинасын яраклаштырганнар. Әмма күпме...

Узган чәршәмбедә Татар Такталы авылында яңа Мәдәният йорты ачылды.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Авыл кешеләр бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Шуңа күрә бәйрәмгә олысы да, кечесе дә теләп килгән. Совет чорында төзелгән клуб яраксыз хәлгә килгәч, авыл тормышында әһәмиятле роль уйнаучы мәдәният учагы итеп җирле мәктәпнең элеккеге бинасын яраклаштырганнар. Әмма күпме генә үзгәртсәң дә, иске әйберне яңартып булмый. Өстәвенә, бинаның авыл читендәге калкулыкта урнашуы да билгеле бер уңайсызлыклар китереп чыгарган. Менә, ниһаять, Такталы авылы кешеләренә дә бәхет елмайды: республиканың "Авыл клублары" максатчан программасы нигезендә, заманча Мәдәният йорты төзелде.
- Моның белән горурлана аласыз, - диде авыл халкына мөрәҗәгать итеп район башлыгы Камил Нугаев. - Сезнең теләкне исәпкә алып, Мәдәният йортын авыл уртасындарак төзетергә килештек. Бу соңгы елларда Президент программасы буенча районда сафка бастырылган бишенче мәдәният учагы, моның өчен үз эшләрен тиз һәм сыйфатлы итеп башкарып чыккан төзүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Бу бинага байтак акча сарыф ителде, димәк, ул беркайчан да буш тормаска тиеш...
Район башлыгы символик ачкычны Мәдәният йорты директоры Земфирә Сафинага тапшырды. Форсаттан файдаланып, Земфирә дә республика һәм район җитәкчеләренә мондый бүләк өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Авыл тормышындагы бу истәлекле вакыйга белән такталыларны шулай ук Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова, "Спасагрострой" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Хәйруллин да җылы котлады.
Төзелеш оешмасы җитәкчесенә һәм алдынгы төзүчеләр Камил Абдуллин белән Артем Маркарянга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Кешегә рухи азык та кирәк, дип юкка әйтмиләр. Димәк, яхшы Мәдәният йорты һәр авылга да бик кирәк, чөнки бирегә көндәлек ыгы-зыгы, мәшәкатьләрдән аз булса да арынып ял итү, аралашу, артистлар чыгышын карау өчен киләләр. Такталы авылы Мәдәният йорты да халыкны үзенә тартып торырга тиеш. Бинада әле тагын китапханә дә урнашкан. Биредәге китап фонды бай, дип әйттеләр.
Тантаналы шартларда ал тасманы кискәннән соң, бәйрәмдә катнашкан авыл халкын һәм килгән кунакларны яңа Мәдәният йортына чакырдылар. Биредә Болгардан, Ямбакты, Тукай, Урта Йорткүлдән килгән үзешчән артистлар көче белән зур концерт күрсәттеләр. Аеруча да Рамилә Исхакова башкаруында "Такталым" җырын (Харис Мостафин белән Илгизәр Закиров иҗат иткән) көчле алкышларга күмделәр.
Киләчәктә Мәдәният йорты тәрәзәләрендә утлар сүнмәсен, сәхнәдән җыр-моң агылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев