Җәмгыять

Татарстанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды

24 августтан 6 сентябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары иминлегенә контрольне көчәйтәчәк.

Яңа уку елы алдыннан республика территориясендә «Игътибар – балалар!» еллык оператив-профилактик чарасы старт алды. Ул 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм озак җәйге каникуллардан соң укучыларның юллардагы иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Җәй вакытында балалар юл хәрәкәте кагыйдәлре турында оныта, ә күп кенә беренче класс укучылары өчен мәктәпкә юл бөтенләй яңа булачак.Татарстанда «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бу көннәрдә белем бирү учреждениеләрендә иминлек дәресләре һәм инструктажлар үткәрә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы җәяүлеләр кичүләрендә контрольне көчәйтә, шулай ук социаль объектлар янындагы юл челтәренең торышын тикшерә. Караңгы вакытта балалар киемендә яктылык кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирелә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарны да читтә калмаска чакыра: балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатларга, баланың мәктәпкә маршрутын контрольдә тотарга һәм автомобильдә йөрткәндә мәҗбүри рәвештә балаларны беркетүче җайланмалар кулланырга. Өлкәннәрнең үзләренең дә юлда үз-үзеңне тәртипле тоту үрнәге күрсәтүләре мөһим.

Спас районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Руслан Великов йөртүчеләргә һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итте:

«Укуның беренче көннәрендә балалар аеруча игътибарсыз, ә беренче класс укучылары шәһәр мохитенә яңа гына күнегә. Барлык йөртүчеләрдән мәктәпләр һәм торак зоналар янында бик игътибарлы булуларын, алдан тизлекне киметүләрен сорыйм. Балаларыбызның иминлеге һәр өлкәннең җаваплылыгына бәйле».

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев