Республика Алдынгылар Хәрәкәте җитәкчесе һәм район башлыгы белән очрашу әңгәмә форматында узды.
«Болгар» балалар лагере дәрәҗәле кунакларны кабул итте. 11 июльдән 28 июльгә кадәр барган Алдынгылар Хәрәкәте профиль сменасында Спас районы башлыгы Роман Исланов һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Алдынгылар Хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов булдылар. Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды – балалар районның киләчәге, лагерьның үсеше, яңа проектлар һәм әйләнә-тирә дөньяны үзгәртә торган команданың бер өлеше булу турында сораулар бирделәр.
Нет комментариев