Яңалыклар

Дәүләт автоинспекциясе Спас районында мәктәп автобуслары йөртүчеләре өчен инструктаж үткәрде

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Руслан Великов йөртүчеләргә юлларда балалар иминлеге турында искәртте.

«Автобус» республика профилактик рейды кысаларында Спас районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре мәктәп автобуслары йөртүчеләре белән очрашу үткәрде. Чара «РегионТрансСервис» предприятиесе базасында оештырылды.Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Руслан Великов йөртүчеләргә юлларда балалар иминлеге турында искәртте

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә һәм балигъ булмаган пассажирларның иминлегенә аерым игътибар бирелде. ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Руслан Великов йөртүчеләргә һәр рейс алдыннан машиналарның техник торышын игътибар белән тикшерү, тизлек режимын һәм балаларны йөртү кагыйдәләрен катгый үтәү зарурлыгын искәртте.

«Автобуста балалар иминлеге – ул югары җаваплылык. Һәр йөртүче истә тотарга тиеш: аның кулында – яшь пассажирларның гомерләре. Техник яраклылык, хезмәт һәм ял режимын үтәү, маршруттан тайпылмау – бу киңәшләр түгел, ә катгый таләпләр, без аларны рейдлар барышында тикшерәчәкбез», – дип ассызыклады Спас районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Руслан Великов.

Очрашу барышында маршрутларда килеп чыгарга мөмкин булган хаталарны һәм авария хәлләрен, шулай ук аларны булдырмау ысулларын тикшерделәр. Йөртүчеләргә пассажир транспортын эксплуатацияләүдә һәм балигъ булмаганнарны йөртүдә бозулар өчен административ җаваплылык чараларын аңлаттылар.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев