Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Социаль пакеттан баш тартырга кирәкме?

Федераль льготаларга ия булучылар дарулар белән тәэмин итү буенча махсус программаны тормышка ашыру кысаларында тиешле дарулар белән тәэмин ителә. Ел саен алар 1 октябрьгә кадәр түләүсез даруларны алу яки алардан баш тарту турында бик җаваплы карар кабул итә. 2016 ел өчен дә шундый карар кабул итәргә кирәк булачак. Район үзәк...

Федераль льготаларга ия булучылар дарулар белән тәэмин итү буенча махсус программаны тормышка ашыру кысаларында тиешле дарулар белән тәэмин ителә. Ел саен алар 1 октябрьгә кадәр түләүсез даруларны алу яки алардан баш тарту турында бик җаваплы карар кабул итә. 2016 ел өчен дә шундый карар кабул итәргә кирәк булачак.
Район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты Ольга Иванова сүзләре буенча, безнең районда социаль пакетка хокукы булган 2300 артык кеше бар. Бу льготадан файдалануны әлегә 640 кеше - кагыйдә буларак, кыйммәтле даруларга мохтаҗ булган авыру кешеләр генә саклап калган. Ә льготага хокукы булганнарның күпчелеге (73 проценты) акчалата компенсация файдасына түләүсез дарулардан баш тартканнар. Аларны да аңларга мөмкин, тик практика күрсәткәнчә, кайбер кешеләр мондый карарга килүләренә үкенеп, түләүсез даруларга хокукны яңарту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәләр. Тик 1 октябрьдән соң бу хокуктан файдаланып булмаганын исегездән чыгармагыз. Кешеләр акча алу турында кайгыртып, сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгу, кыйммәтле дарулар алырга кирәк булуы турында бөтенләй уйламый. Мәсәлән, икенче типтагы шикәр диабеты белән авыручыларга инсулин, бронхиаль астма, хроник обструктив бронхитлы авыруларга - кыйммәтле ингаляторлар, онкология авыруларга - бәясе 50 мең сумнан артып киткән дарулар билгеләнергә мөмкин. Мондый очракта кешенең акчасы җитми, шунлыктан түләүсез дарулардан баш тартырга ашыкмагыз.
Бу җаваплы адымга барганчы, тагын бер кат уйлап, үзегезне дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез.
Фото: http://prkonline.ru/news/93-0-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев