Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күзгә төртсәң дә күренми…

Аграмак авылындагы социаль-мәдәни объектларның күбесе Школьный урамында урнашкан.

Узган ел урамны ике лампа яктыртты, шуның берсе Владимир Соленовның электр энергиясен исәпләү приборына тоташтырылган иде. Кулланылган энергия өчен тиешенчә түләнеп барган очракта, ул бүген дә моңа каршы түгел. Әмма эш шунда, узган ел электр чыбыкларын алыштырганда, урамда бер яктырткыч та калдырмадылар.

Көннәр кыскара башлады, авыл урамнарына караңгылык тиз төшә. Школьный урамы - авылда кеше күп йөри торган урамнарның берсе, шуңа күрә биредә кичләрен якты булырга тиеш. Проблема хәл ителәчәк, дип күпме генә тынычландырсалар да, күңелдә бер өмет тә калмады. Кайчанга кадәр күзгә төртсәң берни күренмәслек урамда абына-сөртенә йөрергә туры килер икән?

Татьяна Соленова һәм Аграмак авылында яшәүче башка кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аграмак авылы