Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Эшкә батырлар өчен онытылмаслык сәяхәт

    Хәйруллинның Хәйрия фонды ел саен Агрохолдингның яшь хезмәткәрләре өчен Казанга күңелле сәяхәт оештыра. Балаларны кинога, кафега, аквапаркка алып баралар, бүләкләр тапшыралар. Бу җәйдә 27 август көнне Татарстан башкаласына республиканың Әлки һәм Яшел Үзән районнарыннан яшүсмерләр килде.

    Җәйге каникул көннәрендә «Красный Восток» агрохолдингының терлекчелек комплексларында эшләгән өлкән сыйныф укучылары, хезмәт хакыннан тыш, әлеге сәяхәттән онытылмаслык хис-кичерешләр алды.

    Мәктәп укучысы Людмилага 14 яшь: «Таң белән торуның нәрсә икәнлеге аңа яхшы таныш. Җәйге каникуллар башлангач, кыз әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итү белән бергә, фермада да эшләп алырга булган. Сыерларның астын җыештырган, аларга ашарга-эчәргә биргән. Бу вазифаны бер ай башкарган һәм әле ял итәргә дә шактый вакыты калган. Эшләгәне өчен хезмәт хакы да алган, Өстәвенә Казанга күңелле сәяхәткә дә барып кайткан.

    - Иртән килү белән кинога киттек, кызыклы фильм карадык. Аннары безне кафеда тәмле итеп ашаттылар. Калган барлык вакытны аквапаркта үткәрдек. Анда бик күңелле булды. Ел буена җитәрлек хис-кичерешләр алдык! - дип сөйли Юлия.

    Башкаларның да хис-кичерешләре Юлиянекеннән ким түгел. Яшел Үзән районында яшәүче Иван җәй буе сыерлар көткән. 16 яшьлек егет 200дән артык сөтлебикәгә күз-колак булган. Иван үзенә ышанып тапшырылган бурычны намус белән үтәгән. Ферма җитәкчелеге аның хезмәтен югары бәяләп, Хәйруллинның Хәйрия фондыннан Казанга юллама бүләк иткән.

    - Миңа бөтен җирдә ошады: кинода да, кафеда да, аквапаркта да. Мин аквапаркта тауның иң биегенә мендем дә аска таба томырылдым - моны сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел! - дип уртаклаша хис-кичерешләре белән Иван.

    Вакыйгаларга бай көннең азагында бәйрәмне оештыручылар - Хәйруллинның Хәйрия фонды вәкилләре яшь хезмәткәрләргә тәм-томнар һәм истәлекле сувенирлар тапшырды. Шуннан соң балалар бергәләп фотога төштеләр. Алар бу сәфәрдә ел буена җитәрлек хис-кичерешләр алу белән бергә, яңа дуслар да тапты.

    Вәсилә Хуҗина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: