Эшкә батырлар өчен онытылмаслык сәяхәт
Хәйруллинның Хәйрия фонды ел саен Агрохолдингның яшь хезмәткәрләре өчен Казанга күңелле сәяхәт оештыра. Балаларны кинога, кафега, аквапаркка алып баралар, бүләкләр тапшыралар. Бу җәйдә 27 август көнне Татарстан башкаласына республиканың Әлки һәм Яшел Үзән районнарыннан яшүсмерләр килде.