Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Музей белән танышу

    Никольск мәктәбе укучылары заповедникның "Суар" музеенда булып кайттылар. Алар 10-14 гасырларда бу урыннарда яшәүче Суар халкының көнкүрешен сурәтләгән күргәзмә белән кызыксынып таныштылар. Ә музей мөдире Нинель Садриеваның авыл һәм район тарихы турында мавыктыргыч сөйләве балаларга чал тарихны яхшырак белергә мөмкинлек бирде. Экскурсиядән соң оештырылган викторина барышында укучылар алган мәгълүматларны тикшерә...

    Никольск мәктәбе укучылары заповедникның "Суар" музеенда булып кайттылар.
    Алар 10-14 гасырларда бу урыннарда яшәүче Суар халкының көнкүрешен сурәтләгән күргәзмә белән кызыксынып таныштылар. Ә музей мөдире Нинель Садриеваның авыл һәм район тарихы турында мавыктыргыч сөйләве балаларга чал тарихны яхшырак белергә мөмкинлек бирде.
    Экскурсиядән соң оештырылган викторина барышында укучылар алган мәгълүматларны тикшерә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: