22 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Эшкә бирсәң чын күңел…
Екатериновкадагы Рәфис Хәйруллинның гаилә фермасын, һичшиксез, тотрыклы хуҗалыклар исәбенә кертергә була. Ә бит ул үз эшен берничә генә баш мал асраудан башлаган…
-
Элемтәчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе
Һава шартларының нинди булуына карамастан, ял һәм бәйрәм көннәрсез эшләп, "Таттелеком" ААҖнең Спас РУЭС хезмәткәрләре район торак пунктларында дистәләрчә километр элемтә линияләрен алыштырдылар.
-
Яхшы кешеләр аз түгел
Кешегә шатлыклар да, борчылулар да көтмәгәндә килә. Безнең белән дә шундый хәл килеп чыкты. Ял көннәренең берсендә су торбасы тишелеп ага башлады. Башта нишләргә дә белмәдек, югалып калдык. Аннары шунда ук бу аварияне бетерүдә безгә ярдәм итә алырлык осталар эзләргә тотындык. Бик авырлык белән генә "СанТехмонтаж" оешмасы инженеры Сергей Марюховның...
-
Чын егетләр шундый була
19 ноябрь көнне Ямбакты авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән бергә Миндубаев Артурны армия сафларына озату кичәсе уздырдык. Авыл халкы өчен ноябрь истәлекле ай булды, чөнки бер-бер артлы өч егетебез үзләренең Ватан алдындагы бурычларын үтәп, исән-имин армия сафларыннан әйләнеп кайттылар. Озату кичәсенә бу егетләребез дә килде. Абдиев Фәиз, Гатауллин Фаил...
-
Уңышлар, иминлек һәм бәхет телибез!
Бу көннәрдә безнең якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, халыкара фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Николай Юнусов үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның исеме безнең район белән аерылгысыз бәйле. Хәзер ул Казанда яшәсә дә, безнең район белән элемтәне югалтмый. Коминтерн авылында туып үскән Николай Васильевич үз вакытында "Пичкас" совхозы директоры,...
-
Иминиятләштерү взнослары кими
2014 елдан үз-үзен эш белән тәэмин итүче кешеләр өчен иминиятләштерү взносларының суммасы кими.
-
Музей белән танышу
Никольск мәктәбе укучылары заповедникның "Суар" музеенда булып кайттылар. Алар 10-14 гасырларда бу урыннарда яшәүче Суар халкының көнкүрешен сурәтләгән күргәзмә белән кызыксынып таныштылар. Ә музей мөдире Нинель Садриеваның авыл һәм район тарихы турында мавыктыргыч сөйләве балаларга чал тарихны яхшырак белергә мөмкинлек бирде. Экскурсиядән соң оештырылган викторина барышында укучылар алган мәгълүматларны тикшерә...
-
Милли бәйрәм
Беренче урта мәктәптә традицион "Аулак өй" бәйрәме үткәрелде. Эчтәлекле һәм кызыклы бу чарада укучылар да, укытучылар да теләп катнаштылар. Бәйрәмдә милли биюләр, җырлар, табышмакларга җавап бирү викториналар белән үрелеп барды. Иң актив катнашучылар татлы бүләкләр алды.
-
Салым дәресе
Салым органнары хезмәткәрләре көне алдыннан коррекция мәктәп-интернатның 8-9 классларында укучылар өчен салым хезмәте эшчәнлегенә багышланган дәрес үткәрелде. Дискуссия барышында укучылар салым салу белән бәйле булган байтак сорауларга ачыклык керттеләр, фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә кагылышлы биремнәр чиштеләр. Иң мөһиме - һәр кеше дә салымнарны вакытында һәм тулысынча түләргә кирәклеген тагын бер кат...
-
Игътибар үзәгендә – урман хуҗалыгы
Хәзерге вакытта район территориясендә "Урман" оператив-кисәтү айлыгы үткәрелә. Айлык урман законнарын, аерым алганда урман хәзерләү, эшкәртү һәм сату объектларында административ һәм башка хокук тәртибен бозуларны ачыклау һәм аларны булдырмауны күздә тота. Эчке эшләр бүлегендә төзелгән оператив төркемгә полиция хезмәткәрләре һәм федераль миграция хезмәтендә эшләүчеләр керә. Үткәреләчәк рейдларда башка көч структуралары,...
-
Тиешле максатларга
Быел районда икенче һәм өченче мәртәбә ана булу бәхетенә ирешкән туксаннан артык кешегә Ана капиталы тапшырылды. "Балалары булган гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары турында"гы Федераль закон гамәлгә кергәннән бирле, Пенсия фондының Спас районы идарәсе 730дан артык шундый документ тапшырган. Ана капиталына ия булучыларның күбесе бирелгән акчаны әзер йортлар сатып алуга яки...
-
Җиңүче дипломы алып кайтты
Кадет мәктәп-интернат командир-тәрбиячесе Олег Кузнецов җәмәгать тәрбиячеләренең республика конкурсында беренче урынга чыгып, җиңүче дипломы һәм телевизор белән бүләкләнде. Ул жюри игътибарына тәкъдим иткән программаның төп максаты - яшүсмерләр арасында хокук бозуларга профилактика. Бу эш зур үҗәтлек, тәрбиягә авыр бирелә торган балаларга зур игътибар юнәлдерүне таләп итә. Конкурсант үзенең бу юнәлештә...
-
Һәлак булучылар гаиләләренә
Казандагы самолет фаҗигасендә һәлак булучыларның туганнарына ярдәм итү йөзеннән махсус счет ачылды. Бу фаҗигадә иң якын кешеләрен югалткан гаиләләргә теләге булган һәр кеше ярдәм итә ала. Шәфкать күрсәтергә теләге булган һәр кеше бүген "Ак Барс Созидание" хәйрия фондының исәп-хисап счетына акча күчерә ала. Адресы: 420066, г. Казань, ул. Меридианная, д....
-
Тормышка ямь өсти...
Наталья белән Евгений Гомәровлар гаиләсе өч бала үстерә. Беренче карашка, моның берние дә юк. Ләкин үз балаларыннан башка бу гаилә уллыкка алган Александр Попковка да ата-ана назын кызганмый.