Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташлары истәлегенә

Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелегендәге "Болгар" эзләнү отряды әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә агачлар утырту эшенә керештеләр. "Болгарлес" дәүләт учреҗдениесе бушлай биргән 250ләп нарат һәм чыршы үсентеләре сугышта катнашучыларның авыл зиратындагы каберләрендә һәм Ким поселогы үзәгендәге һәйкәл яннарында үсәчәк. Моннан тыш, Трактор поселогындагы урамнарның...

Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелегендәге "Болгар" эзләнү отряды әгъзалары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары истәлегенә агачлар утырту эшенә керештеләр.

"Болгарлес" дәүләт учреҗдениесе бушлай биргән 250ләп нарат һәм чыршы үсентеләре сугышта катнашучыларның авыл зиратындагы каберләрендә һәм Ким поселогы үзәгендәге һәйкәл яннарында үсәчәк. Моннан тыш, Трактор поселогындагы урамнарның берсенә һәм чиркәү янындагы ярның бер өлешенә агачлар утыртылачак. Әлеге акцияне үткәрүдә мәктәп укучылары Евгений Фомин, Артем Салмин, Максим Изосимов һәм эзләнү отрядының башка актив әгъзалары катнашты

Акция Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев