Яңалыклар
Салым хезмәткәрләре бәйрәме
Бүген салым органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Исегезгә төшерәбез, салым хезмәте аерым оешма буларак, туксанынчы еллар башында оештырылды. Ул вакыттан соң бу оешма структурасында үзгәрешләр күп булды. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең 12нче районара инспекциясе җиде районны - Чистай, Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Спас...
Бүген салым органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Исегезгә төшерәбез, салым хезмәте аерым оешма буларак, туксанынчы еллар башында оештырылды. Ул вакыттан соң бу оешма структурасында үзгәрешләр күп булды. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең 12нче районара инспекциясе җиде районны - Чистай, Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Спас районнарын берләштерә.
Өлкән дәүләт салым инспекторы Людмила Шалашова белән баш дәүләт салым инспекторы Людмила Исаева бу системада озак еллар эшлиләр. Икесе дә зур тәҗрибә туплаган, аларга югары һөнәри осталык һәм үз эшенә җаваплы карау кебек сыйфатлар хас. Ә һөнәри бәйрәмнәрен алар, гадәттәгечә, эш урынында каршы алып, үзләренең күпсанлы вазифаларын башкарачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев