20 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Мәктәп хәбәрләре
Артык әйберләр ярминкәсе Танкеевка мәктәбендә уенчыклар, китаплар, кием-салым, шулай ук тәм-томнар ярминкәсе һәм аукционы үткәрелде. Бу чараның асылы гади: укучылар мәктәпкә үзләренә кирәк булмаган әйберләрне алып киләләр, аның башкаларга кирәк булуы бар. Әлеге чарада укучылар гына түгел, ата-аналар да актив катнашты. Олимпиадага әзерләнделәр Танкеевка мәктәбенең тугызынчы класс укучылары Ләйсән Хисаметдинова,...
-
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә өч ел тулды
20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) барлыкка килүенә өч ел тулды.
-
“Мини-футболны – мәктәпкә”
Шушы исем астында Гомумроссия проекты кысаларында, "Олимп" спорт залында үткәрелгән зона ярышларында 2нче мәктәп егетләреннән һәм кызларыннан торган безнең команда уңышлы чыгыш ясады. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре тырышлыгы белән бу чара чын бәйрәмгә әверелде.
-
Яңа җитәкче
"Болгарлес" ДБУ директоры итеп әлегә кадәр шушы оешмада директор урынбасары булып эшләгән Сергей Пензин билгеләнде. Элеккеге директор эшеннән үз теләге белән азат ителгән.
-
Сорауларга җавап бирделәр
Росреестрның Спас бүлегендә кичә ачык ишекләр көне булды. Төрле оешма вәкилләре халыкка закондагы соңгы үзгәрешләрнең эчтәлеген аңлаттылар, күбесенчә күчемсез милек хокуклары һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәвенә, дәүләт җир контроленә кагылган сорауларга җавап бирделәр. Соңгы вакытта киң таралган электрон хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелде. Мәсәлән, хәзер теләсә кайсы районда милекне...
-
Кышлатуга яхшы хәзерләнгәннәр
Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы эшчеләре терлекчелек биналарын кышка тиешенчә хәзерләгәннәр. Ильяс Закиров, Илнур Хөснетдинов, Наил Габделбәров составындагы Илдар Гатауллин бригадасы кыска вакыт эчендә ферма бинасының тәрәзәләрен җылытып, яңа туган бозаулар өчен утлыклар, читлекләр ясаганнар, карда киртәләрен алыштырганнар, ишекләрен тәртипкә китергәннәр. Быелгы кышлату чорын терлекләр җылыда үткәрерләр, ашату рационнары да...
-
Салым хезмәткәрләре бәйрәме
Бүген салым органы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Исегезгә төшерәбез, салым хезмәте аерым оешма буларак, туксанынчы еллар башында оештырылды. Ул вакыттан соң бу оешма структурасында үзгәрешләр күп булды. Бүгенге көндә Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең 12нче районара инспекциясе җиде районны - Чистай, Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә һәм Спас...
-
“Хокукларыңны бел, бурычларың турында онытма”
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре китап укучылар өчен "Хокукларыңны бел, бурычларың турында онытма"дигән чара оештырды. Ул бу көннәрдә билгеләп үтелә торган Халыкара бала хокуклары көненә багышланды. Укучылар эчтәлекле әңгәмәдә катнаштылар, тиешле темага махсус сайланган әсәрләр белән таныштылар. Программага шулай ук шигырьләр, җырлар да кертелгән иде. Боларның барысы да балаларны үз хокуклары белән...
-
Тиздән – ачык тыңлаулар
Ул агымдагы елның 28 ноябренә билгеләнгән. Тыңлаулар сәгать 11дә район башкарма комитет бинасында башлана. Тыңлауларда катнашучылар игътибарына 2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга район бюджеты проекты тәкъдим ителәчәк.
-
Тәртип саклауга – аерым игътибар
Хәбәр ителгәнчә, дүшәмбе көнне, 19 ноябрьдә, икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының 26нчы утырышы булды.
-
Яңа йортларга күчтеләр
Узган шимбәдә шәһәребездә кешеләрне авария хәлендәге торак йортлардан күчерү буенча республика адреслы программасы нигезендә төзелгән дүрт йортны файдалануга тапшыру тантанасы булды.