Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мохтаҗларга ярдәм итү өчен

Болгарда социаль һәм материаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән грант проекты тормышка ашырыла башлады.

Изге Авраамий чиркәве «Абортларны кисәтү һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү» проектын 2020 елда президент грантлары Фондының беренче конкурсында җиңеп чыкканнан соң тормышка ашыруга кереште.
Шәхси йортларның берсендә хәйриячеләр акчасына ремонт ясалган һәм кризис хәлендәге йөкле хатын-кызларны кабул итү өчен яңа кабинет (моңарчы ул Спас хастаханәсе бинасында урнашкан булган) җиһазландырылган. Биредә шулай ук социаль һәм материаль ярдәмгә мохтаҗ булучыларны да кабул итәләр.

Моннан тыш, профилактик әңгәмәләр уздырыла, эшкә урнаштыруда, югалткан паспортны яңадан торгызуда булышлык күрсәтәчәкләр. Коммуналь хезмәтләр буенча җыелган бурычларын түли алмаучыларга да ярдәм күрсәтү җаен табарга тырышачаклар.

Реклама

Кабинет Совет урамындагы 19нчы йортта урнашкан. Биредә мохтаҗларга бушлай кием-салым, тормыш-көнкүрештә куллана торган әйберләр (кулланылган) бирелә. Кабинет дүшәмбе, сишәмбе, җомга көннәрендә 9дан 12 сәгатькә кадәр эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X