Үзәк китапханә хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәни учреждениеләрнең иҗади коллективларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән грантны дүртенче тапкыр оттылар.
Исегезгә төшерәбез, беренче грант нәшрият бүлегенә җиһазлар алуга ярдәм итте, икенчесе - психологик ял итү почмагын булдыруга, өченчесе - Абдулла Алиш сайтын булдыруга тотылды. Ә хәзер "Китапханә эше" номинациясендә откан акчага Вожи авыл китапханәсенең "Укыйбыз да, уйныйбыз да, ял да итәбез, вакытны файдалы үткәрәбез" дигән җәйге ишек алды ял почмагы оештыруга тоту планлаштырыла.
Ә район Мәдәният йорты коллективы "Халык иҗаты" номинациясендә грант отты. Ул "Без бер гаилә" дигән район фестивален оештырырга һәм үткәрергә ярдәм итәчәк.
Нет комментариев