Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурста сынатмадылар

Өчкүл мәктәбенең унберенче класс укучысы Никита Ганичев һәм Иж-Борискино мәктәбенең сигезенче класс укучысы Анастасия Бондаренко "Үткәннәргә сәяхәт" республика конкурсында икенче урынны алдылар. Никита укытучысы Евгения Сидорова җитәкчелегендә туган авылы буенча юлкүрсәткеч, ә Анастасия - ял көне маршруты (җитәкчесе Зинаида Мокшина) эшләгән. Конкурс яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган,...

Өчкүл мәктәбенең унберенче класс укучысы Никита Ганичев һәм Иж-Борискино мәктәбенең сигезенче класс укучысы Анастасия Бондаренко "Үткәннәргә сәяхәт" республика конкурсында икенче урынны алдылар.
Никита укытучысы Евгения Сидорова җитәкчелегендә туган авылы буенча юлкүрсәткеч, ә Анастасия - ял көне маршруты (җитәкчесе Зинаида Мокшина) эшләгән.
Конкурс яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылган, бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең ВДНХ конференц-залында үтте. Конкурста шулай ук Никольск, Бураково, 2нче урта мәктәп, кадет мәктәбе укучылары да катнашты. Аларның барысына да дипломнар тапшырылды.
Ә иң яшь конкурсантлар - Иж-Борискино мәктәбенең 4 һәм 2 класс укучылары Лиза Абасева белән Игорь Башкиров, 2нче мәктәпнең дүртенче класс укучылары Диана Липатова белән Настя Аверьянова Казан шәһәрендә үтәчәк Яңа елга Кыш бабай бәйрәменә чакыру алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев