Яңалыклар
Көнбагыш уралар
Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин хуҗалыгы кырларында көнбагыш урып-җыю бу көннәрдә шактый югары темплар белән бара.
Бу культура хуҗалыкта 300 гектар били. Узган еллардагы кебек үк, аны урып-җыю тәҗрибәле механизатор Ринат Шәйдуллинга ышанып тапшырылган. Үзенең ярдәмчесе Илнур Хөснетдинов белән ул "Вектор" комбайнында көн саен 40 тоннага якын көнбагыш суктыра. Аны ГАЗ-53...
Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин хуҗалыгы кырларында көнбагыш урып-җыю бу көннәрдә шактый югары темплар белән бара.
Бу культура хуҗалыкта 300 гектар били. Узган еллардагы кебек үк, аны урып-җыю тәҗрибәле механизатор Ринат Шәйдуллинга ышанып тапшырылган. Үзенең ярдәмчесе Илнур Хөснетдинов белән ул "Вектор" комбайнында көн саен 40 тоннага якын көнбагыш суктыра. Аны ГАЗ-53 машиналарында Рәис Сафиуллин һәм Әсхәт Әһлиуллин бернинди тоткарлыксыз ташып торалар.
Көнбагышны теләп сатып алалар. Аның бер өлеше бурычларны каплау өчен сатылса, калганы үз эшчеләре өчен май ясауга һәм халыкка сатарга китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев