27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Алар җиңеп чыкты
Безнең балалар бакчасына йөргән һәм рәсем ясарга яраткан балалар сынлы сәнгатьнең Бөтенроссия балалар конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.
-
Җитди кимчелекләр ачыкланды
Террорлык кешенең яшәешенә зур куркыныч тудыра. Террорлыкка һәм экстремизмга каршы торуда законнарны саклауны контрольдә тоту - прокуратура эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе.
-
Авыр сынаулар аша үтеп...
Күптән түгел генә безнең газета шәһәрдә яшәүче Надежда Андреевна Богатырева үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтүе турында язган иде. Аны бу көнне зурлап котладылар.
-
Унынчы дистә белән бара
Өлкәннәр көне алдыннан Бураково урта мәктәбенең 9 класс укучылары иң өлкән яшьтәге авылдашлары Степанида Спиридоновна Быстрова янына кунакта булдылар.
-
Истәлекле вакыйга
Кузнечиха авылында бу көннәрдә истә кала торган вакыйга булды: монда тагын бер чиркәү эшли башлады. Бу көнгә аны махсус тәртипкә китерделәр, ә беренче гыйбадәтне Спас округының баш рухание Владимир Головин үткәрде. Авылда моңа кадәр бер чиркәү эшли иде инде. Хәзер зур булмаса да, үзенчә матур булган икенче чиркәүне торгызырга чират...
-
Кабак та, кишер дә уңды
Әҗмәр авылында яшәүче ирле-хатынлы Кыямовларда быел кабак бик уңган. 3 сутый җирдән алар 6 тонна чамасы кабак җыеп алганнар. Уңыш дүрт трактор арбасына көч-хәл белән сыеп беткән. Гөлзидә белән Илсур хуҗалыгында быел кишер дә уңган, аны 300 килограмм чамасы җыеп алганнар. Димәк, алар кышлык запасны яхшы туплаганнар.
-
Көнбагыш уралар
Иске Рәҗәпнең Дамир Хәмидуллин хуҗалыгы кырларында көнбагыш урып-җыю бу көннәрдә шактый югары темплар белән бара. Бу культура хуҗалыкта 300 гектар били. Узган еллардагы кебек үк, аны урып-җыю тәҗрибәле механизатор Ринат Шәйдуллинга ышанып тапшырылган. Үзенең ярдәмчесе Илнур Хөснетдинов белән ул "Вектор" комбайнында көн саен 40 тоннага якын көнбагыш суктыра. Аны ГАЗ-53...
-
Борынгы Болгар кунаклары
Узган сишәмбе көнне Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров булып китте. Югары кунакны традицион ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар. Ул зур кызыксыну белән Идел Болгарының ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесен, төньяк һәм көнчыгыш төрбәләрне, Җәмигъ мәчетне, археологик казу эшләрен, Кече манараны, башка...
-
“Бердәм Россия” отчёт бирде
Өченче көн Приволжск авыл җирлегендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиянең Татарстан региональ бүлеге башлангыч җирле оешмасы отчёт-сайлау җыелышы булды. Отчёт доклады белән оешма секретаре, Приволжск авыл җирлеге башлыгы Владимир Елистратов чыгыш ясады. Отчётта башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, авыл җирлеге территориясен төзекләндерү, хәйрия акцияләрендә катнашу, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны...
-
Ветераннарга олы хөрмәт белән
Өлкәннәр көне алдыннан районда ветераннарны хөрмәтләү тантаналары булып үтте.
-
Гаилә учагының җылысын саклап
Алтмыш елга якын бергә яшәү дәверендә алар тормышның бөтен авырлыгын күрәләр. Гомер буе Өчкүл авылында яшәгән Виктор Иванович белән Анна Ивановна Карпеевлар күптән инде лаеклы ялда, балалары үз тормышлары белән яши, хәзер алар икәү генә калганнар.
-
Аларга безнең игътибар кирәк
Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.