Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәрбиләр – бездә кунакта

Узган сишәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штаб вәкилләре булып китте. Делегация составына генерал-лейтенант Сергей Николенко, генерал-майор Алексей Леньков керде, аларны Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Россиядә ТР Президенты вәкиле Рөстәм Әмирханов озатып йөрде. Болгар җирендә мәртәбәле кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады. Кунаклар...

Узган сишәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штаб вәкилләре булып китте.
Делегация составына генерал-лейтенант Сергей Николенко, генерал-майор Алексей Леньков керде, аларны Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Россиядә ТР Президенты вәкиле Рөстәм Әмирханов озатып йөрде.
Болгар җирендә мәртәбәле кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады. Кунаклар Истәлек билгесендәге экспозицияне, борынгы корылмаларны, яңа объектларны, Икмәк музеен зур кызыксыну белән карадылар. Алар ата-бабаларыбызның шәһәрне төзү өчен сайлаган урынын, хәрби кешеләр күзлегеннән караганда, стратегик яктан дөрес булуын билгеләп үттеләр. Шәһәрнең бу урында урнашуы аларга җир һәм су юлларын контрольдә тотарга мөмкинлек биргән.
Кунаклар сүзенә караганда, Болгар җирендә алар үзләре өчен күп кенә яңа мәгълүматлар алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев