5 апрель 2013 яңалыклары
-
Менә шундый егетләр!
Никольскиның Анатолий Юрков җитәкчелегендәге "Витязь" яшүсмерләр-яшьләр клубы шәкертләре быел мәктәп укучылары 3 меңнән кимрәк булган авыл районнары арасындагы укучылар спартакиадасында гер күтәрү, авыр атлетика, өстәл теннисы ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар. Шуның белән алар командага өстәмә очко китерделәр. Яшь авыр атлетлар арасында Егор Абалымов үзен яхшы яктан күрсәтте. Спортның бу төре...
-
Булдыргансыз, кызлар!
Икенче мәктәп укучысы Дарья Зуйкова Диана Мишкина истәлегенә үткәрелгән иҗади коллективлар, халык һәм эстрада җырларын башкаручыларның икенче региональ фестиваль-конкурсында җиңеп чыкты. Конкурс Мамадыш шәһәрендә үтте. Безнең районның яшь конкурсанты урта яшьтәгеләр төркемендә чыгыш ясады, аңа район Мәдәният йортының "Хәрәкәт" хореография коллективы ярдәм итте. Антоновка укучысы Мария Чегодаеваның чыгышы да беркемне...
-
Исерекне руль артына якын китерергә ярамый
Атнага өч тапкыр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хокук бозуларны булдырмый калу максатында, руль артына исерек килеш утырган кешеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрәләр. Мондый чараларның берсендә аларга безнең хәбәрчебез дә кушылды.
-
Күңелсез вакыйгалар
Киләчәктә сабак булырмы? Узган ял көннәрендә Дәүләт юл инспекторлары ике кешенең транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүләрен теркәде. "Девятка" белән идарә иткән шәһәрдә яшәүче берәү машина йөртү таныклыгыннан ике атна элек колак каккан булган. Ул туктау турындагы сигналга игътибар итмичә, инспекторлар яныннан тиз генә узып китә, ләкин аны куып...
-
Әхлак принципларына нигезләнеп
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча, 2012 елның 1 сентябреннән гомуми белем бирү мәктәпләрендә дүртенче сыйныфтан башлап яңа "Основы религиозных культур и светской этики" курсы кертелә башлады.
-
Ачык сөйләшү булды
Язгы-җәйге сезон башланыр алдыннан "Алексеевскдрострой" җәмгыятенең барлык тармакларында җыелышлар уздырыла һәм башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа бурычлар билгеләнә. Узган атнада әлеге оешманың Спас бүлегендә дә алда торган эшләр турында сөйләштеләр.
-
Яңа бурычлар билгеләнде
"Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышында узган елга нәтиҗә ясалып, киләчәк эшкә юнәлеш билгеләнде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев үзенең чыгышында тузган торакны бетерү буенча федераль һәм республика программаларын, Болгар авылы кешеләрен күчерү, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм башкаларның тормышка ашырылуын күрсәткән саннарны яктыртты. Узган ел шактый күләмдә...
-
Кыр эшләренә әзерләнәләр
Район агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән конкурс аларның язгы кыр эшләренә әзер булуын күрсәтте. ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Шәүкәт Сөнгатов, район башлыгы Камил Нугаев, министрлык һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссия кайбер предприятиеләрдә булып, тракторларның, тагылма инвентарьнең кыр эшләренә чыгарга әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен һәм үсемлекчелек буенча тиешле...
-
Хәрбиләр – бездә кунакта
Узган сишәмбедә Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Генераль штаб вәкилләре булып китте. Делегация составына генерал-лейтенант Сергей Николенко, генерал-майор Алексей Леньков керде, аларны Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Россиядә ТР Президенты вәкиле Рөстәм Әмирханов озатып йөрде. Болгар җирендә мәртәбәле кунакларны район башлыгы Камил Нугаев каршылады. Кунаклар...
-
Икеайлык игълан ителде
Район башкарма комитеты карары белән, районда агымдагы елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр, санитар-экология икеайлыгы игълан ителде. Мондый карар ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, район территориясен санитария-эпидемиология һәм экология иминлеге таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү максатында кабул ителде. Район башкарма комитеты каршында икеайлыкны үткәрүгә юнәлеш бирү өчен оператив штаб оештырылды....
-
Универсиаданы нинди уйлар белән каршылыйсыз?
Билгеле булганча, республикабыз башкаласы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 үткәрү урыны итеп сайланды. Бу әһәмиятле вакыйга спортны, тиешле инфраструктураны үстерүгә генә түгел, рухи кыйммәтләрне формалаштыруга, халыкны сәламәт яшәүгә, физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә дә уңай йогынты ясый. Бу вакыйганы безнең район халкы ничек кабул итә икән?
-
Сөт җитештерү арта
"Болгар Арыш" терлекчеләре сөт җитештерү күләмен ел саен арттыралар. Агрофирма бүлекчәләрендә хәзерге вакытта үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, тәүлегенә мең ярым килограммнан артык сөт савып алына. Сөт продукциясе җитештерү буенча бөтен илгә билгеле булган "Данон" фирмасына сөт тапшыру күләме дә шулкадәр арткан.