Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Хезмәттәшлек итү турында килештеләр

Бүген Ак мәчет резиденциясендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең чираттагы пленумы булды. Аның эшендә Украина, Волгоград, Киров, Саратов, Самара, Владимир, Пенза, Ульяновск өлкәләре, Курган, Чиләбе, Хабаровск, Төмән, Ханты-Мансийск, Пермь, Оренбург, Чувашия һәм башка төбәкләрдән вәкилләр катнашты. Дин вәкилләре Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мөселманнары...

Бүген Ак мәчет резиденциясендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең чираттагы пленумы булды.
Аның эшендә Украина, Волгоград, Киров, Саратов, Самара, Владимир, Пенза, Ульяновск өлкәләре, Курган, Чиләбе, Хабаровск, Төмән, Ханты-Мансийск, Пермь, Оренбург, Чувашия һәм башка төбәкләрдән вәкилләр катнашты.
Дин вәкилләре Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында халыкка рухи һәм патриотик тәрбия бирү, экстремизмга каршы торуда хезмәттәшлек, динара бердәмлек турында килештеләр.
Намаз вакытында Казан аэропортындагы фаҗига корбаннарын искә алдылар. Намаздан соң алар Болгар музей-тыюлыгының борынгы ядкарьләрен карап чыктылар.
Пленумда катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев