19 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Скутерчылар контрольгә алына
Транспорт чарасы белән тиешле таныклыктан башка идарә иткән алты скутер һәм мопед йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Дәүләт автоинспекторлары тагын бер кат исегезгә төшерә: агымдагы елның бишенче ноябреннән "Юл хәрәкәте иминлеге" федераль законындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Аның буенча, скутер, мопед яки квадроцикл белән идарә итү өчен "М" категорияле таныклык кирәк,...
-
Чокырда аңга килгән...
Тукай янындагы машина юлында берәү үзенең игътибарсызлыгы аркасында юл-транспорт һәлакатенә юлыккан. Йөк машинасында юлның капиталь ремонт ясала торган өлешеннән барганда, әйләнеп үтәргә кушкан юл билгесенә игътибар итми. Нәтиҗәдә машина юл эшләре вакытында барлыкка килгән тирән чокырга төшеп китә. Бәхеткә, машина йөртүче зыян күрми, ә техникага җитди ремонт кирәк булачак.
-
Йозакны ватып кергәннәр
Шәһәрдә яшәүче берәүнең фатирыннан көнкүреш техникасын урлап чыкканнар. Хуҗабикәнең озак вакыт өйдә булмавыннан файдаланып, караклар ишектәге йозакны каерып, фатирга кергәннәр. Аларны хәзер эзләү бара.
-
Печәне янып беткән
Красная Слобода авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә берничә тонна печән янып беткән. Печән кибәнен ялкын телләре санаулы минутлар эчендә ялмап ала, каралты-кура белән йортны печәннең читтәрәк өелүе генә уттан саклап кала. Фаразлар буенча, янгын ут төртү аркасында килеп чыккан. Бу факт буенча җинаять эше ачылган.
-
Безнең самбочылар – иң яхшылар арасында!
Безнең көрәшчеләр - балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин шәкертләре республика чемпионатыннан бер алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль белән кайттылар. Никита Борюшкин тагын бер тапкыр республикада үзенә тиң спортчы юклыгын раслады: 87 килограммнан артык авырлык үлчәвендә ул барлык көрәшләрне, шул исәптән авырту алымын уңышлы кулланып хәлиткеч көрәшне дә,...
-
Тәҗрибәле педагог, оста оештыручы
Мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова үз эшен иҗади, зур җаваплылык белән башкара. Игътибарга лаек булырлык кызыклы уй-фикерләрен, идеяләрен тормышка ашыру өчен зур көч куя.
-
“Бергәләп күп нәрсә эшли алабыз!”
Бу көздә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 25 ел тула. Безнең районда бу җәмгыять белән ундүрт ел буе Татьяна Егорова җитәкчелек итә. Инвалидлар ункөнлеге һәм шушы араларда үтәчәк коммерцияле саналмаган иҗтимагый оешмалар форумы алдыннан ул безнең хәбәрчебезнең кайбер сорауларына җавап бирә.
-
Юбилеегыз - 95 яшегез белән!
Тукай авылында гомер кичерүче Маһисәрвәр Сәләхова күптән түгел генә үзенең 95 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Россия Президентының котлавын, шулай ук бүләкләр, чәчәкләрне рәхмәт сүзләре белән район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов тапшырды. Маһисәрвәр апа зур тормыш юлы...
-
Хезмәттәшлек итү турында килештеләр
Бүген Ак мәчет резиденциясендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең чираттагы пленумы булды. Аның эшендә Украина, Волгоград, Киров, Саратов, Самара, Владимир, Пенза, Ульяновск өлкәләре, Курган, Чиләбе, Хабаровск, Төмән, Ханты-Мансийск, Пермь, Оренбург, Чувашия һәм башка төбәкләрдән вәкилләр катнашты. Дин вәкилләре Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мөселманнары...
-
Ачык тыңлаулар билгеләнде
Агымдагы елның 27 сентябрендә ачык тыңлаулар булачак. Ул сәгать 10да район башкарма комитетының утырышлар залында башлана. Игътибар үзәгенә Спас муниципаль районының 2014 елга һәм пландагы 2015 һәм 2016 елларга бюджет проекты мәсьәләләре куела.
-
Авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә
Район җитәкчелеге район халкы исеменнән узган якшәмбе көнне Казан аэропортындагы фаҗигадә һәлак булучыларның якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Аэропортта Мәскәүдән очып килгән самолет шартлау нәтиҗәсендә илле кеше һәлак булды. Бу фаҗига меңләгән кешене тетрәндерде. Хәзерге вакытта аның сәбәпләрен ачыклау бара. Шәһәрнең Изге Авраамий чиркәвендә һәм мәчеттә һәлак булганнарны искә алдылар.
-
Уяу булырга кирәк
Район коррупциягә каршы комиссиянең дүшәмбе көнне үткәрелгән утырышына авыл җирлеге башлыклары һәм шәһәр оешмасы җитәкчеләре чакырылды.
-
Ышанычлы хуҗа
Танкеевкада яшәүче Александр Прохоров мул, җитешле тормышта яшәргә теләсәң, күп эшләргә кирәк, дигән хакыйкатьне күптән яхшы аңлаган. Фәкать үз көче һәм тырышлыгына таянып, хуҗалыгында байтак мал-туар үстерүче бу кешенең беркайчан да бүгенге тормыштан зарлануын ишетмәссең.