Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесендә тематик экскурсия булды
Яңалыклар

Болгар музей-тыюлыгының Истәлек билгесендә тематик экскурсия булды

"Болгар" сәламәтлек-белем бирү үзәгендә ял итүче балалар өчен Истәлек билгесендә "Борынгы Болгар Идел буенда яшәүче халыклар өчен ислам бишеге" дигән тематик экскурсия уздырылды. Укучыларга борынгы болгарларның ислам динен кабул итү тарихы турында сөйләделәр, ювелир әйберләре, археологик табылдыклар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Экскурсия азагында балалар Татарстан Республикасының тарихи шәһәрләре - Казан, Болгар,...

"Болгар" сәламәтлек-белем бирү үзәгендә ял итүче балалар өчен Истәлек билгесендә "Борынгы Болгар Идел буенда яшәүче халыклар өчен ислам бишеге" дигән тематик экскурсия уздырылды.
Укучыларга борынгы болгарларның ислам динен кабул итү тарихы турында сөйләделәр, ювелир әйберләре, археологик табылдыклар күргәзмәсе белән таныштырдылар. Экскурсия азагында балалар Татарстан Республикасының тарихи шәһәрләре - Казан, Болгар, Свияжск һәм Алабуга турында кинофильмнар карадылар.
Красная Слобода мәктәбе каршындагы көндезге лагерьга йөрүче балаларга музей-тыюлык хезмәткәрләре "Сабан туе - хезмәт бәйрәме" дигән интерактив чара үткәрделәр. Укучылар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Балаларның барысына да бүләкләр тапшырылды.

Фото: http://bolgar.info/news_312.php


Нет комментариев