Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз”

Әнә шундый исем белән игълан ителгән бөтенреспублика конкурсында теләге булган һәр кеше катнаша ала. Конкурска 9 июльдә старт бирелде һәм ул август азакларына кадәр дәвам итәчәк.

Конкурсның темасы - хезмәт һәм гаилә кыйммәтләре, аны уздыру идеясе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Ул социаль челтәрләрдә #нашареспублика билгесе астында хезмәт ветераннарының фоторәсемнәрен урнаштырган.

Татарстан Республикасының балалар сәламәтләндерү-белем бирү Үзәге һәм республиканың "Кадрлар резервы" хәрәкәте вәкилләре фотоконкурс уздыру инициативасы белән чыккан. Конкурста районнардагы "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" оешмалары да катнашырга теләк белдергән.

Конкурсның төп номинацияләре - "Иң күп сандагы "лайк" һәм "ретвитлар", "Иң оригиналь фото", "Иң яхшы аңлатма". Моннан тыш, конкурска #нашареспублика билгесе белән иң күп фотоэшләр җибәрүчеләр җиңүче булачак. Фотоэшләрдә хезмәт, гаилә, республика, дуслык темасы чагылдырылырга тиеш. Фоторәсемнәрне һәм аларга аңлатмаларны fototatarstan@mail.ru электрон адресына җибәрергә.

Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөтенреспублика конкурс #нашареспублика fototatarstan@mail.ru