Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Район бюджеты кабул ителде

Узган чәршәмбедә үткән чираттагы утырышта Спас муниципаль район Советы 2012 ел бюджетын раслады.

Тиешле карар кабул ителгәнче (ул газетабызның алдагы саннарында басылачак) финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина 2012 елга һәм пландагы 2013 һәм 2014 елларга район бюджеты турында доклад белән (аның кайбер өзекләре бераз соңрак басылачак) чыгыш ясады.
Шулай ук контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов, Советның финанс-бюджет мәсьәләләре, икътисад һәм җирдән файдалану буенча даими комиссиясе рәисе Александр Крутилинның чыгышын да тыңладылар.
Бюджет дефицитсыз, дип билгеләп үтелсә дә, аның керем һәм чыгым өлешләрен үтәү өчен муниципаль власть органнары һәм бюджет акчасы белән эш итүчеләргә җиң сызганып тырышырга туры киләчәк. Утырышта депутатлар башка мәсьәләләрне дә карадылар. Шулар арасыннан, мәсәлән, муниципаль берәмлекнең контроль-хисап палатасы, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр төзү, 2011-2015 елларга районның максатчан программасын раслау турындагы мәсьәләләрне билгеләп үтәргә кирәк. Алар буенча фикер алышканнан соң, тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев