Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика

Акчамы, әллә соцпакетмы?

1 октябрьдә федераль льготачыларның 2014 елга нинди социаль ярдәмне сайлаулары турында Пенсия фондына гариза бирү вакыты тәмамлана.

Исегезгә төшерәбез, аны я натураль формада, я акчалата (тулысынча яки бер өлешен) алырга мөмкин. Социаль хезмәтләр җыемын натураль формада түләү өчен 2013 елның 1 апреленнән һәр ай саен 839 сум 65 тиен акча җибәрелә (тиешле дарулар белән тәэмин итү - 646 сум 71 тиен) төп авыруларга профилактика ясау өчен санаторий-курортта дәвалануга юллама - 100 сум 5 тиен, шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кайтуга - 92 сум 89 тиен). Бу хезмәтләрдән барлык инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиация нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр файдаланырга хокуклы. Пенсия фонды идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Спас районында социаль хезмәтләр акчасын алырга хокуклы ике мең ярым чамасы кешесе бар. Аларның 73 проценты аны акчалата ала.

Билгеле, бу карарны һәркем үзе кабул итәргә тиеш, шулай да һәр кешегә дәвалану өчен кыйммәтле дарулар кирәк булырга мөмкин. Ә бит мондый льготалар һәркемгә дә түгел, ә чынлап та авыру, дәвалауга мохтаҗ кешеләргә бирелә. Шуңа күрә социаль хезмәтләр җыемының нинди формасын сайласагыз да җентекләп уйларга кирәк.

Әгәр социаль пакетны натураль формада алу турында гариза алдан язылып, бу карарыгыз үзгәрмәгән икән, яңадан Пенсия фондына мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. Әгәр дә киләсе елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләрне натураль формада алырга теләгегез булса яки аларны алу хокукы беренче тапкыр бирелсә, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев