13 август 2014 яңалыклары
-
Ансамбль авыл тормышына ямь өсти
Узган шимбә көнне Өчкүл мәдәният йортында "Славяне" вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы булды.
-
Коръәнне кем яхшырак белә?
Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте инициативасы белән оештырылган Коръәнне иң яхшы белүчеләр конкурсында җитмештән артык бала катнашты.
-
Россиядә – бишенче
Шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары командасы Мәскәүдә унынчы тапкыр узучы Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Спартакиадасында бишенче урынга лаек булды. Укучылар Татарстанның муниципаль районнары арасындагы бәйгедә җиңүгә ирешкән иде инде. Беренче этапта Павел Клочков, Александр Савинов, Илшат Сәгыйров, Данила Вихлянский, Данила Карпушин, Артем Елатин, Светлана Молодова, Татьяна...
-
Тиешле җәзасын алган
Үз вазифаларын башкарган җаваплы вәкилгә карата (РФ ҖКсының 318 нче маддәсендәге 2 нче бүлек) көч кулланып, аның сәламәтлегенә зыян китергән ир-егет тулысынча гаепле дип табылган. Бу бәндә исерек килеш хатынын кыйнаган. Хатыны исә бу хакта тиз арада эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Исерек җәнҗалчы участок инспекторын гына көтеп торган диярсең:...
-
Хәтерсезлек бәласе
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм моның өчен штрафны вакытында түләмәгән алты шоферның штраф суммасы ике тапкырга арттырылган. Штрафларны түләмәүчеләрне ДАИ хезмәткәрләре махсус җайланамалар буенча юлда ук ачыклаган. Гаеплеләр исә җай чыгу белән түләргә вәгъдә биргән. Закон таләпләрен кабаттан санга сукмаган очракта, бурычлыларны 15 тәүлеккә кадәр арест көтә.
-
Исерек шофер — җинаятьче
Узган атнада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән биш кешене туктаткан. Исереп руль артына утыручыларның кайберләрен ачыкларга шәһәр кешеләренең сизгерлеге ярдәм иткән: алар автоинспекциягә шалтыратып автомобильләрнең номерларын һәм кай якка хәрәкәт итүләрен хәбәр иткәннәр. Шунысы гаҗәп, тәртип бозучы ике кешенең автомобиль белән идарә итү таныклыгы бөтенләй...
-
Җирәбә салу үткәрелде
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларга бәйле агитация материалларын бастыру өчен түләүле һәм түләүсез газета мәйданын бүлү буенча җирәбә салу үткәрелде. Билгеле булганча, сайлаулар агымдагы елның 14 сентябренә билгеләнгән. Җирәбә салу нәтиҗәсендә республика Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның барысына да газета битләрендә аерым урын бирелде....
-
Депутатлыкка кандидатлар теркәлде
Алексеевск муниципаль районы территориаль (округ) сайлау комиссиясе 44нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына түбәндәге депутатлыкка кандидатлар теркәлде: 1. Вәлиев Фоат Вәли улы, 1955 елда туган, югары белемле, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән; 2. Гайфуллов Рамил Равил улы,...
-
“Бергә тагын да күбрәк эшләр башкарырга була...”
Узган җомгада Никольск авылы мәдәният йортында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлегеннән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевның халык белән очрашуы булды.
-
Мелиораторлар киңәшмәсе
Болгар музей-тыюлыгы базасында узган республика семинар-киңәшмәсендә җирләрне сугару һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау белән бәйле булган мәсьәләләр каралды. Киңәшмә эшендә "Татмелиорация" Трест компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Залаков, район башлыгы Камил Нугаев, башка рәсми кешеләр катнашты. Семинар барышында билгеләп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә әһәмиятле роль уйный. Соңгы елларда мелиорация тармагын...
-
Күңелле ял иттеләр
Узган җомга көнне Никольскида Алексеевск районының Ромодан авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды. Республика районнарында соңгы араларда иҗади очрашулар уздыру матур гадәткә әйләнде. Ромодан үзешчәннәренең концерт программасына халык һәм эстрада җырлары кертелгән иде. Аларны Валентина Балялина, Ирина Гущина, Валерий һәм Любовь Гущиннар составындагы трио, "Рябинушка" иҗат коллективы, "Палан" чуаш ансамбле,...
-
Алдынгы тәҗрибәне – безнең кырларга
"Хузангай" хуҗалыгының урып-җыю отряды 1200 гектар мәйдандагы борчак һәм көзге бодайны санаулы көннәр эчендә җыеп алды. Ашлык җыю тулысынча аеры алым белән алып барылды. Шактый югары уңыш биргән бодайның һәм борчакның сыйфаты да югары.