19 июнь 2013 яңалыклары
-
Булдырдыгыз, шәфкать туташлары!
Урта звено медицина хезмәткәрләренең район конкурсында Иж-Борискино фельдшер-акушерлык пункты мөдире Маргарита Бахитова абсолют җиңүче булды.
-
Яңа төзелешне үз милкең итеп теркәү
Күчемсез милек базары ил экономикасында зур роль уйный. Россиялеләр яңа төзелешләрдә яңа фатирлар сатып алалар. Шуңа күрә күчемсез милекне рәсмиләштерүнең кайбер юридик аспектлары турында аңлату урынлы булыр.
-
Бураково алпавытлары
Дворяннар Россиясенең күп кенә авылларында йөзләрчә ел яшәү дәверендә җирле алпавытларның фамилияләре берничә тапкыр алышынган. Ни өчен? Нигездә, алар кызларын кияүгә биргәндә бирнә итеп авыллар бүләк иткәннәр һәм ул утарларны кызларының ирләре фамилиясе белән йөртә башлаганнар. Читтән караганда төрле вакытта авылларга төрле алпавытлар хуҗа булган кебек, ләкин бу алай түгел,...
-
Саксызлык нәтиҗәсе
Узган атнада районда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән. Янгынның беренчесе шәһәр үзәгендә чыга. Янгын сүндерүчеләр фаразына караганда, кайсыдыр берәү бакча коймасы янындагы чүп-чарны яндырырга теләгән. Ут телләре коры үлән һәм тал мамыгына кабып, санаулы минутлар эчендә агачтан төзелгән корылмаларга "сикерә". Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе нәтиҗәсендә генә күршедәге корылмалар һәм...
-
Руль артында – җинаятьче…
Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре наркотик һәм алкоголь кулланган такси йөртүчене туктаталар. Автоинспекторлар башта йөртүченең документларын тикшерергә теләгәннәр. Әмма руль артына утырган кешенең үзен беркадәр сәеррәк тотуы аларны бераз гаҗәпләндерә. Тест һәм анализлар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, такси йөртүче әлеге кеше руль артына утырганчы шактый күләмдә спиртлы эчемлек кулланган һәм наркотик матдәләрдән ясалган...
-
Бәрәңге базында … мәет
Полиция хезмәткәрләре Әҗмәр авылындагы бер кешенең бәрәңге базында ир-ат мәете табалар. Бу йортта кеше үтерелгән булырга тиешлеге турында полиция хезмәткәренә билгесез берәү шалтыратып хәбәр итә. Үтерелгән кеше йорт хуҗасы икән. Тикшерү барышында беркадәр ачыкланганча, җинаятьне үтерелгән ирнең хатыны кылган булырга тиеш. Аны кулга алалар, хәзер ул җинаять эше буенча күрсәтмәләр...
-
Изге урыннар онытылмасын
Узган атнада районга изге максат белән Рус география җәмгыятенең төбәкләрдәге һәм җирле бүлек вәкилләре килде. Алар узган гасырның илленче елларында Куйбышев сусаклагычы төзелү нәтиҗәсендә юкка чыккан чиркәү урыннарына җиде тәре урнаштырдылар.
-
Елына бер генә килә…
Өчкүлдә авыл көнен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтеп ала. Читтә яшәүчеләр дә бик теләп кайталар. Туган як туфрагында бер күрешү үзе ни тора!
-
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне
Ул 21 июньдә үткәреләчәк. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлегендә (кинотеатр бинасы) сәгать 8дән 16 сәгатькә кадәр теләгән кешегә адвокаттан һәм юристтан бушлай консультация алырга була.
-
Тәрбиячегә бүләк
"Антошка" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Сабирова"Телләрне иң яхшы өйрәтүче балалар бакчасы" дигән республика конкурсында җиңеп чыкты. Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бүләкләү тантанасында аңа ноутбук сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Конкурс барышында Республика Мәгариф министрлыгы белгечләре балалар бакчасында булдылар, тәрбияченең методик эшләнмәләре белән таныштылар, балалар белән татар телендә аралаштылар һәм...
-
Беренче смена эшли башлады
"Болгар" сәламәтләндерү лагерында укучылар хәзер "Үзгәрешләр җиле"дигән девиз астында ял итәләр. Беренче смена июнь ахырына кадәр дәвам итә. Бу вакыт эчендә балалар ял да итәләр, рәхәтләнеп кызыналар да, яңа дуслар табалар, кыскасы вакытны файдалы үткәрәләр. Алар көн саен төрле чараларда катнашалар. Музыка, спорт, интеллектуаль конкурслар үткәрелә, концертлар куялар, мастер-класслар оештыралар....
-
Яшь китап яратучылар өчен
Вожи авылында "Укыйбыз да, уйныйбыз да, ял да итәбез - вакытны файдалы үткәрәбез" дигән җәйге китапханәне ачып җибәрделәр. Бу Вожи авылы китапханәсенең муниципаль культура һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллектив проектларына ярдәм итү өчен ТР хөкүмәте грантын оту аркасында мөмкин булды. Откан акчага палаткалар, балалар өчен җәйге җиһазлар, фотоаппарат, күргәзмәләр өчен...
-
Язылу тәмамланып килә
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына даими матбугатка язылу тәмамланырга бик аз вакыт калып бара. Район почта элемтәсеннән хәбәр итүләренә караганда, кичәге көнгә район газетасына 2600дән артык кеше язылган. Өчкүл, Куралово почта бүлекчәләрен уңай яктан билгеләп үтәргә була. Шулай да билгеләнгән план әлегә үтәлеп җитмәгән. Газета укучыларның тагын бер тапкыр исләренә төшерәбез:...