21 август 2012 яңалыклары
-
Авылымның еракта калган тарихы
Айдар Казаков, Көек мәктәбенең тарих укытучысы. "Ял иткән арада әткәй мәзәк сүз генә сөйләп калмый, ә күршеләр белән киңәш-табыш итеп тә ала. Җирнең өлгергәнлеген белү өчен ул бер уч туфракны кулына ипләп ала да, аны иснәп карый, кинәт кенә селтәнеп бер кисәк кәсне икенче кисәккә китереп суга. Кәс таралып китсә,...
-
Укучылары аларга рәхмәтле
Газетабызның июль саннарының берсендә санаторий мәктәп-интернатның элекке укучылары очрашуы турында язма чыкты. Әлеге чарада катнашучы мактаулы кунаклар арасында педагогия хезмәте ветераннары Раиса Елисеева белән Нина Порутчикова да бар иде. Раиса Петровна лаеклы ялга киткәндә үз укучыларын Нина Васильевнага "тапшыра"…
-
Күчемсез милекне тизрәк теркәргә була
Күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү вакыты хәзер 10 көнгә кыскарды. 30 июльдә үз көченә кергән Федераль закон 21.07.1997 елгы №122-ФЗ "Күчемсез милек хокукларына һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәвен үткәрү турында" Федераль законга шактый үзгәрешләр кертте. Шулай итеп, бу көннән башлап, күчемсез милек хокукларына һәм...
-
Алдан язылу уңайлы
Бу айдан башлап, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе белгечләренә язылу Росреестрның рәсми порталы аша башкарыла.
-
Күп кешенең көче керде
Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясен чыгару өчен материаллар җыю төгәлләнеп килә.
-
Изге айда – изге теләкләр
Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Болгар мәчетендә имам-мөхтәсиб Фәрһад Минсәгыйрь барлык мөселман кардәшләрне Гает бәйрәме белән котлады һәм иртәнге намаз укыдылар. Бу изге айның һәр мөселман кешесе тормышында нинди урын биләп торуы турында сөйләде, изге һәм саваплы гамәлләр кылырга чакырды, һәрбарчасына саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, ил-көнгә иминлек, килер көннәребезнең тыныч булуын...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Җиһаншин Рамил Рөстәм улы - "Газсантехсервис" ҖЧҖ директор урынбасары, Ланкин Владимир Иванович - шул ук оешмада прораб, Солтанов Равил Вәкил улы - эретеп ябыштыручы, Крайнов Дмитрий Сергеевич - "Сувар Б" оешмасы машина йөртүчесе. Аларның төзелеш тармагында намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Биш катлы йортка – 35!
Якшәмбе көнне Горький урамындагы биш катлы йорт ишек алдында бу йортка күчүнең 35 еллыгы билгеләп үтелде. Ул чакта кешеләр йортның төзелеп бетүен түземсезләнеп көткәннәр, кайбер фатирларда беренче вакытта хәтта күршеләр белән дә яшәргә туры килгән. Бу көннәр инде күптән артта калды, күпләр яңа урынга күчеп китсә дә, йортта яшәп калучылар...
-
Болгар кунаклары
Узган ял көннәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында рәсми булмаган визит белән Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Равил Зарипов һәм ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов булып киттеләр. Кунаклар зур кызыксыну белән тарихи һәйкәлләр белән таныштылар, Икәмәк музее, Ак мәчет, Истәлек билгесе һәм башка объектларда булдылар. Монда Россиянең төрле...
-
Урып-җыю төгәлләнү алдында
Район хуҗалыкларында 39188 гектардан бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары җыеп алынган, ә аларның барлык мәйданы 39603 гектар тәшкил итә. Гектарыннан уртача 18,7 центнер уңыш алынган, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, тулай җыем кичәге көнгә - 73200 тонна тәшкил иткән. Соңгы көннәрдә бу күрсәткеч күбесенчә сабан бодае хисабына бара...
-
Аларның исеме онытылмас
Узган якшәмбе көнне Кузнечихада тантаналы рәвештә авыл янында 1941 елның 9 ноябрендә, җаваплы задание үтәгәндә һәлак булган очучыларга һәйкәл ачылды. Чара илебездә Россия Һава флотының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналарга туры килде.