10 июль 2012 яңалыклары
-
Өлгерлек күрсәттеләр
Безнең футболчылар "Б" дивизионы республика беренчелегендә ышанычлы чыгыш ясадылар һәм икенче урынга чыктылар, шулай итеп бу ярышларның финалына чыгу мөмкинлеге алдылар.
-
Туган якны өйрәнүчеләр бергә җыелды
Үткән җомгада Болгар дәүләт-тарих архитектура музей-тыюлыгының "Сувар" филиалы базасында туган якны өйрәнүчеләр семинары булды.
-
Элеккеге хәрби хезмәткәрләр өчен
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә элеккеге хәрби хезмәткәрләргә акчалата компенсация түләүгә кагылган сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Аеруча күп очрый торган сорауларга район социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Янышева җавап бирә.
-
Бу хакта онытырга ярамый
Болгардан Казанга кайтучы "Булгария" теплоходының батуына 10 июльдә нәкъ бер ел тулды.
-
Күрсәтер урыннарыбыз бар...
Узган шимбә көнне безнең музей-тыюлыкта рәсми булмаган визит белән Төркия Республикасының Мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гюнай булып китте.
-
Болгарда яшьләр форумы
Безнең районнан 50гә якын егет һәм кыз (аларның бер өлеше - Спас мөфтияте юлламасы буенча) "Сәләт" яшьләр форумы эшендә катнаштылар.
-
Евразия форумы делегациясе
Узган якшәмбе көнне Болгар музей-тыюлыгында Казан шәһәрендә үткән "Мирас һәм инновацияләр" Евразия шәһәрләре форумы делегациясе булып китте.
-
Онытылмас тәэсир калдырды
Ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтүче "НАЗ" республика җәмәгать хәйрия фонды җитәкчесе Н. Сәйфетдинова чакыруы буенча безнең районнан 29 бала Казанда булып кайттылар. Бу чара "Җәй-2012" акциясе кысаларында үтте. Балалар "Кырлай" паркы аттракционнарында, "Җиңү паркында, "Макдональдс"та булдылар. Сәяхәт балалар күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды. Балалар һәм ата-аналар республикабызның башкаласында булып кайтырга...
-
600 тонна сөт тапшырганнар
Агымдагы елның алты ае эчендә Иске Рәҗәп халкы сөт җыючыларга 600 тонна сөт тапшырган, бу узган елгы күрсәткечтән күпкә артыграк. Моңа шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш санын арттыру аркасында ирешелде. Шәхси секторда бүгенге көндә 360 баш савым сыер исәпләнә. Көн саен сөт җыючыларга 3 тоннадан артык сөт сатыла. Мәсәлән, Зөлфия Хәбибуллина,...
-
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Никольскида яшәүче Мария Семёновна белән Иван Карпеевич Семёновлар гаиләсе "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр. Никахларын 1949 елда теркәгәннән бирле алар инде ярты гасырдан артык тормыш авырлыкларын да, шатлыкларны да бүлешеп яшиләр. Икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашканнар, хезмәт ветераннары. Мария Сергеевна гомере буе сатучы булып эшләгән, ә Иван...
-
“Бу тарихи истәлекләрне сакларга кирәк!”
Узган якшәмбедә Болгарга ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирас комитеты делегациясе килде. Мәртәбәле кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев озатып йөрде.