20 август 2013 яңалыклары
-
Хезмәте белән хөрмәт казанды
Киң күңелле, ачык йөзле, балаларга һәм хезмәттәшләренә карата һәрчак игътибарлы - коррекция мәктәп-интернатында Галина Калюшинаны мактап әнә шулай диләр. Аның коллективта хөрмәт һәм абруй казануы очраклы хәл түгел, ди мәктәп директоры Алексей Корчагин. Хикмәт Галина Александровнаның биредә егерме елдан артык хезмәт куюында гына да түгел. Үз эшен яратып, намус белән...
-
Үз эшенә иҗади карый
Алсу Сабирова "Антошка" балалар бакчасында татар телендә белем бирүче тәрбияче булып инде ике дистә ел эшли. Ул балаларда татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уятырга тырыша. Балалар бакчасы мөдире Светлана Перегудова билгеләп үтүенчә, беренче квалификация категорияле тәрбияче Алсу Исмәгыйль кызы үз эшендә алдынгы заманча технологияләрне кулланырга тырыша. Мәсәлән, узган елдан башлап...
-
Рейд нәтиҗәләре
Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләренең бердәм рейды барышында узган ял көннәрендә районда иллегә якын юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Инспекторлар контроль постларны шәһәр һәм Болгар-Базарлы Матак автомобиль юлының кызу хәрәкәтле чатларында куйганнар. Республикада "Игътибар - балалар!" операциясе үткәрелү сәбәпле, аеруча игътибар балаларны машинада йөртүгә юнәлдерелгән....
-
Йодрыкларын тыя алмаганнар
Башка кешеләрне кыйнауда гаепләнгән ике кешегә карата җинаять эшләре кузгатылган. Исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, Иж-Борискинода яшәүче берәү үзенең инвалид күршесенә берничә тапкыр суккан. Участковыйга үзенең ни өчен болай эшләвен аңлатып бирә алмаган. Ике арада бәхәс чыгып, таныш булмаган бер хатын-кыз шәһәрдә яшәүче балигъ булмаган кызны кыйнаган. Нәрсә эшләгәнен аңлагач, ул...
-
Балаларны контрольдә тотарга кирәк
«Россельхозцентр» учреждениесенең «җиделе» модельле машинасын урлап киткән каракларны полиция хезмәткәрләре икенче көнне эзләп тапканнар. Бу җинаятьне безнең шәһәрдә яшәүче балигъ булмаган ике яшүсмер кылган. Моңа машина йөртүченең транспорт чарасын бикләмичә, ачкычларын йозакта калдырып китүе дә ярдәм иткән. Никольскига килеп җиткәч, машина көтмәгәндә туктап калган. Җинаятьнең авырлыгын исәпкә алып, яшүсмерләргә җинаять...
-
Егорова Ирина Александровна
5нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. Коммунистлар партиясеннән күрсәтелгән. 1972 елның 7 июлендә Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Базарлы-Мордва Йорткүл авылында тудым. 1991 елда Ульяновск шәһәренең 4нче педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Иж-Борискино урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли башладым. Аннары Татар дәүләт гуманитар...
-
Галләмов Ислам Хәсәбулла улы
1нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. "Гадел Россия" сәяси партиясеннән күрсәтелгән. Бүгенге көндә авыл җирендә проблемаларның күп булуы беркемгә сер түгел. Минемчә, аларны актив гражданлык позициясен күрсәтеп кенә хәл итәргә мөмкин. Бу халык нәтиҗәле эшләгән, булган кыенлыкларны ерып чыга алган колхозлар зонасы дип йөртелә...
-
Җамалетдинов Тәлгат Мансур улы
3нче бер мандатлы сайлау округы буенча Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат. «Гадел Россия» сәяси партиясеннән күрсәтелгән. Авыл кешесен борчыган проблемаларны саный китсәң, кулдагы бармаклар гына җитеп бетмәс иде. Дала, Урманасты һәм Урта Йорткүл авылы кешеләренең бүгенге тормышын, нинди мәсьәләләрнең һаман саен җанны тынгысызлавын да әйбәт беләм. Әбием Урта Йорткүлнеке...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Гущина Наталья Владимировна, «Сувар Б» җәмгыятенең баш бухгалтеры, Гомәров Надыйр Нәгыйм улы, «РегионСтрой» җәмгыяте мастеры, Зарипов Котдус Харис улы, «Спасагрострой» җәмгыяте столяры, Моисеев Евгений Владимирович, «Газсантехсервис» җәмгыяте механигы, Камаев Федор Борисович, «Мегалит-строй» җәмгыяте инженер-төзүчесе, - төзелеш тармагындагы күп еллык намуслы хезмәтләре өчен; Тарасова...
-
Күрсәтмәләр бирелде
Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрен тикшергән вакытта Госпожнадзор хезмәткәрләре җитди кимчелекләр булуын ачыкладылар. Учреждениеләрнең күпчелегендә янгын щитлары тулысынча комплектлаштырылмаган, су савытлары юк. Татар Такталы мәктәбендә янгын турында кисәтү системасы юк (искесен сүтеп, яңасын әле куеп өлгермәгәннәр), Антоновкада эвакуация юллары - агач рейка белән тышланган коридор диварлары, ә Ким мәктәбендә...
-
Яшьләргә – туган як турында
Алабуга районы яшьләренең икенче форумында катнашучыларга безнең якның тарихы, аның бүгенге көне турында БГИАМЗның "Суар" филиалы мөдире Нинель Садриева сөйләде. Бу форумга Нинель Мәсхүт кызын туган якны өйрәнүче буларак чакырганнар иде. Аның Борынгы Болгарны яңарту, Суар турында сөйләве форумда катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Яшьләр, ә алар арасында чит илдән...
-
Дипломнар тапшырылды
Беренче мәктәптән бер төркем укучы һәм аларның укытучысы Наталья Кузнецовага "Филимоновское чудо" өченче регионара конкурста катнашкан өчен дипломнар тапшырылды. Бу конкурсны Тула шәһәренең "Филимоновская игрушка" музее оештыра. Барлыгы конкурска утызга якын балалар рәсеме җибәрелгән, аларның яртысы жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнеп, музей күргәзмәләренең берсендә куелу өчен сайлап алынган.
-
Юбилее белән котладылар
Екатериновкада яшәүче Әсмабикә Сафина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән аны район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмасы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Алар авыр тормыш юлы үткән Әсмабикә Гәрәй кызына открыткалар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Ватан иминлеге өчен көчен һәм тырышлыгын кызганмыйча гомере буе алны-ялны...
-
Педагоглар фикер алыша
Кичә педагогларның август конференциясе кысаларында секция күнегүләре башланып китте. Башлангыч класслар, рус теле һәм әдәбияты, физика һәм информатика, тарих, физкультура һәм ОБЖ укытучылары инде укыту-белем бирү процессында зур игътибар юнәлдереләчәк төп проблемалар буенча фикер алышып, тәҗрибә уртаклаштылар, киләчәккә планнар билгеләделәр. Бу тема педсовет эшенең төп юнәлеше булганга күрә, белем бирү...
-
Легаль булмаган мигрантлар җаваплылыкка тартылачак
Полиция һәм Россия федераль-миграция хезмәте идарәсенең ТР Спас районы территориаль пункты хезмәткәрләре бүгенге көндә "Базар" ("Рынок") дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрәләр. Ул миграция законын үтәүгә һәм сәүдә, төзелеш һәм безгә якындагы һәм ерактагы чит илләрдән килгән гражданнар эшләгән башка объектларда закон тәртибен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Операция башланганнан бирле Россия территориясендә...