16 апрель 2014 яңалыклары
-
Гомер сизелми дә үтә икән…
Кайчан карасаң да йөзеннән елмаю, нур бөркелеп торган бу ханымны безнең шәһәрдә барысы да диярлек әйбәт белә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, заманында бик күп кешегә ярдәм кулы сузган ул…
-
Үзе белгәннәрне балаларга өйрәтә
"Регата" балалар техник иҗат станциясендә иң мавыктыргыч түгәрәкләрнең берсе ул суднолар төзү түгәрәгедер, мөгаен. Түгәрәк белән яшь педагог-оештыручы Руслан Рәҗәпов җитәкчелек итә.
-
Хуш киләсең, Нәүрүзбикә!
Урта Йорткүл авылында ял көнне зурлап "Нәүрүз" бәйрәме уздырылды. Биредә узган Нәүрүз бәйрәме - халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, үсеп килүче яшь буынны борынгы йолалар белән таныштыру максатыннан оештырылды. Нәүрүз бәйрәме елдагыча бик күңелле үтте. Милли ризыклар белән сыйланып, төрле уеннар уйнап, такмаклар әйтешеп, авыл халкы күңел ачты. Бәйрәм җырлар, дәртле...
-
Көтеп алынган бәйрәм
Үткән атнада авылыбызда күңелле бәйрәм булды. Халык кышны озату, язны каршылау бәйрәменә җыелды. Иртәдән үк язгы кояш үзенең нурларын мул сипте. Балаларның күңелләре шат, чөнки бу көнне алар түземсезлек белән көттеләр. Иртәдән халыкны бәйрәмгә чакырып музыка яңгырады. Мәдәният йорты каршында ике яклап өстәлләр тезелгән. Өстәлләрдәге самоварлардан пар күтәрелә, тәлинкә-табакларда тәмле...
-
Тәмле булсын
Майда пешкән кабартмалар Камыр өчен кирәк булачак: Сөт - ярты литр. Йомырка - 2 данә. Ак май яки маргарин - 125 гр. Шикәр комы - 2 аш кашыгы, 1 чәй кашыгы шикәр пудрасы (өстенә сибү өчен). Тоз - 1,5 чәй кашыгы. Коры чүпрә - 11 гр. (1 пакет). Җылы су...
-
Балалы гаиләләргә ярдәм
Районның 750дән артык гаиләсе Пенсия фондына Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын алу өчен мөрәҗәгать итте. Аларның 614се бу акчадан инде файдаландылар да. Ана капиталын күп гаилә торак шартларын яхшырту өчен тота - 567 гаилә акчаны нәкъ шуның өчен тоткан. Моннан тыш, гаилә капиталын баланы теләсә кайсы мәгариф учреждениесендә укыту һәм...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
ТР Президенты Указы белән Спас районы "Нургалиев Каюм Вагизович" крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Нургалиев Каюм Вәгыйз улына "Татарстан Республикасы атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Урта һөнәри белем бирү системасында озак еллык намуслы хезмәтләре һәм үсеп килүче буынган тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Спас тармак технологияләре техникумы директоры Гришина...
-
Дипломга лаек булды
Күптән түгел борынгы Болгарның тарихи ядкарьләре Казан шәһәренең "Казанская ярмарка" күргәзмәләр үзәгендә үткән "KITS-2014" Халыкара күргәзмәдә тәкъдим ителде. Чарада Россия, Венгрия, Төркия һәм Малайзиянең 25 шәһәреннән тәҗрибә уртаклашу, яңа элемтәләр урнаштыру өчен килгән йөз иллегә якын туристик фирма вәкиле катнашты. Күргәзмә кысаларында тематик семинарлар, фәнни конференция булды. Моннан тыш, күргәзмәдә...
-
Пробный БДИ нәрсә күрсәтте?
Районның 88 чыгарылыш класс укучысы рус теле һәм математика буенча пробный дәүләт имтиханын тапшырдылар. Ул БДИ үткәрү пункты булып саналган икенче мәктәптә, нәкъ имтихан шартларында - металлодетекторлар, видеокүзәтү камералары кулланып, башка нечкәлекләрне исәпкә алып үткәрелде. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, биш укучы ике фән буенча да минималь баллны җыя алмадылар. Бу исә бердәм...
-
Юбилей белән котладылар
Узган атнада Буракововда туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, биш бала әнисе Анна Захарова үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар советы президиумы әгъзасы Анатолий Некрасов, социаль хезмәт вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев җылы котладылар. Анна Ивановнага РФ...
-
Татарча сөйләшә беләсезме?
"Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе кысаларында, кадет интернат-мәктәбенең өлкән класс укучылары шәһәрдәге кайбер оешма вәкилләренә мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, алар Саклык банкы, Россельхзозбанк һәм "Ак Барс" банкы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, техник инвентаризация бюросы, республика материаль ярдәм үзәгенең 38нче Спас районы филиалы хезмәткәрләре белән аралаштылар. Укучыларны бу коллективта нинди...
-
Сез шимбә өмәсендә катнашасызмы?
Любовь Мурзак, "Спас" табигый заказникның әйдәп баручы белгече: - Безнең оешманың бөтен кешесе дә игълан ителгән икеайлыкта катнаша. Моннан тыш, 1 апрельдән алып, 1 июньгә кадәр без район территориясендә "Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе үткәрәбез. Акция кысаларында, Кураловога барып, мәктәп укучылары белән бергә Идел буенда җыелган чүп-чарны җыештырабыз. Шулай ук...
-
Мәктәп танымаслык булып үзгәрә
Агымдагы елның февралендә республика программасы кысаларында Аграмак урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башланды.