8 октябрь 2013 яңалыклары
-
Уңышлар мулдан булсын
13 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бәйрәм уңаеннан аларны район башлыгы Камил Нугаев котлады.
-
Амбулаторияләргә ремонт ясалды
Узган шимбәдә районның сәламәтлек саклау тармагында ике әһәмиятле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң Кузнечиха һәм Куралово амбулаторияләре ачылды.
-
Актив кушылдылар
Шимбә көнне "Урманнар утырту көне" дигән республика акциясендә укучылар, район җитәкчелеге вәкилләре, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмасы коллективлары актив катнашты. Спас районы элек-электән үзенең урманнары белән дан тотты, ләкин агачлар бервакытта да күп була алмый. Шуңа күрә агачларның санын арттырырга өндәүне күпләр хуплап кабул итте һәм акциядә катнашырга булдылар. Инде күптән...
-
Юбилее белән котладылар
Никольск авылында гомер кичерүче Вера Михайловна Кузнецова күптән түгел генә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хакимият, район һәм авыл ветераннар советы, социаль хезмәт, авыл җирлеге вәкилләре аны бу истәлекле юбилее белән җылы котлап, Президент открыткасы, бүләкләр, чәчәк тапшырдылар. Вера Михайловна күп балалы гаиләдә туып-үскән. Тормыш авыр булса да, сигезьеллык...
-
Саклык чараларын күрергә кирәк
Районда гриппка каршы вакцинация башланды.
-
Балыкка җыенганда...
Һәвәскәр балыкчылар көзне аеруча көтеп алалар. Ләкин бу вакытта балыкчы бик сак булырга тиеш, чөнки бәла аяк астында йөри.
-
Авылга күпер кирәк
Сентябрь башларында Урта Йорткүл авыл җирлеген Иж-Борискино авыл җирлеге белән берләштерү максаты белән сайлаулар үткәрелде. Элегрәк тә әлеге авыл безнең җирлек составына керде, берничә милләт халкы бер йорт, бер түбә астына берләшеп, дус һәм тату яшәделәр. Сайлаучы буларак, Урманасты Йорткүлендә яшәүчеләрнең күп еллардан бирле теңкәсенә тигән проблемага авыл депутатларының игътибарын...
-
Берәү дә читтә калмады
Чәчәкледә Өлкәннәр көнен зурлап авыл мәктәбендә үткәрделәр. Бәйрәмне Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Сабирова котлау сүзләре һәм кайнар сәламнәрен юллап башлады. Аның теләкләренә җирле үзидарә башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева, мәктәп директоры Гөлнур Мияссәрова да кушылдылар. Өлкәннәребезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, якыннары һәм туганнарының кадер-хөрмәтен һәрдаим тоеп яшәүләрен теләделәр. Бәйрәм җыр-биюле тамаша белән...
-
Ветераннарыбыз игътибар үзәгендә булды
Ел саен 1 октябрьдә без өлкән яшьтәге кешеләрне олылыйбыз, хөрмәтлибез. Зур тормыш юлында авыр сынаулар үткән, Ватаныбыз иминлеге өчен көчен кызганмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең бәйрәмен билгеләп үтәргә алтын көзне юкка гына сайламаганнардыр. "Колосок" балалар бакчасына йөрүче нәниләр бу көнне Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлыйлар....
-
Караклар тик ятмый
Приволжск авылында яшәүче берәүнең шәхси хуҗалыгыннан ун чуен плитә урлау фактын полиция хезмәткәрләре кайнар эздән ачканнар. Аларны, хуҗаларның өйдә юклыгыннан файдаланып, авылдашы урлаган булып чыкты. Ләкин ул плитәләрне сатарга өлгермәгән.
-
Машинада капланганнар
Узган атнада ике тапкыр машина урлап китәләр. Әҗмәрдә яшәүче берәү исерек килеш авылдашының машинасын урлаган. Техника урамда бикләнмичә калдырылган, машинадан хәтта ачкычын да алмаганнар. Ләкин аңа рульдә озак йөрергә насыйп булмый. Машина авылдан берничә километр киткәч, кюветка төшеп каплана. Гаеплене оперативниклар бик тиз эзләп табалар. Тагын бер машинаны шәһәр урамыннан...
-
Юлдагы фаҗига
Шәһәрдәге юл-транспорт һәлакәтендә яшь кешенең гомере өзелде. Үзебездә эшләнгән автомобильдә ул каршы як полосага килеп чыга һәм чит ил машинасы белән бәрелешә. Бу бәрелештә ике машина йөртүче дә җитди зыян күрә һәм алар район хастаханәсенә озатылганнар, берсе шунда үлә. Машина салонында булган пассажирлар да төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Аларга...
-
Сөт бәяләре артты
Куралово, Екатериновка, Ярдәм һәм якын-тирәдәге башка авыллардан сөт җыючы эшмәкәр Виктор Горелов сөтнең һәр килограммы өчен бәяне 11 сумнан 14 сумга кадәр күтәргән. Җирлек Советыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әҗмәр һәм Вожи халкы да хәзер сөтне Александр Денисовка сентябрь аендагыча 11 сумнан түгел, ә килограммын 12 сумнан тапшыра. Үрнәктә исә эшмәкәр...
-
Мәктәпкә – яңа автобус
Казанда Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашкан безнең район делегациясенә мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды. Бәйрәм тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрының концерт залында үтте. Составына мәгариф бүлеге вәкилләре, белем бирү учреждениесе җитәкчеләре, иң яхшы укытучылар кергән делегациягә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелек итте. Автобус район мәктәпләренең...
-
Совет утырышында
Район Советының чираттагы утырышында актуаль мәсьәләләр каралды. Алар арасында коррупция турында законны бозган өчен муниципаль хезмәткәрләрнең җаваплылыгы турындагы положениене раслау, район Мактау кәгазе белән бүләкләүгә кагылган үзгәрешләр, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияне оештыру, кайбер категория гражданнарның керемнәре, милек һәм милеккә кагылышы булган хокукларын раслау турында һәм...