Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре халыкка гриппка каршы вакцинация ясыйлар.
Район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Владимир Ергачев билгеләп үтүенчә, планлаштырган халыкның инде 50 процент чамасына прививкалар ясалган, бу дүрт мең кешегә якын. Гриппка каршы вакцина ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган разнарядка буенча кайтарыла. Беренче чиратта, прививкаларны балалар бакчасына йөрүче нәниләргә һәм мәктәп укучыларына ясыйлар. Предприятиеләр арасында аеруча Чистай электр челтәрләре һәм газ участогы коллективлары активлык күрсәтте.
Табиблар кайбер төркемнәргә кергән халыкка, аеруча балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, сулыш юлларында хроник авырулар булучыларга, шулай ук укытучыларга, тәрбиячеләргә, медицина хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш итәләр, чөнки алар еш кына төрле кешеләр белән очрашырга мәҗбүр була. Гриппка каршы прививканы теләге булган һәр кеше ясата ала, моның өчен шәһәр поликлиникасының процедура кабинетына яки авылның фельдшер-акушер пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: http://doctorpiter.ru/articles/12766/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев