Сайлаучылар актив гражданлык позициясен күрсәтә.
Бүген 8:00 сәгатьтә Болгар шәһәре һәм Спас районы сайлау участокларында тавыш бирү башланды. Участоклар ишекләре сайлаучылар өчен билгеләнгән вакытта ачылды.
Приволжск бистәсендәге участок бусагасын атлап кергән беренче сайлаучы Вера Сальникова булды. Ул сайлауларда катнашуны үзенең гражданлык бурычы дип саный һәм беренчеләрдән булып үз тавышын бирде.
Урта Йорткүл сайлау участогында беренчеләрдән булып үз гражданлык бурычын Хәсбибуллин Миңнулла Минфатыйх улы үтәде. Иртәдән үк күрсәтелгән активлык яшәүчеләрнең сайлауларга җаваплы каравын күрсәтә.
Өчкүл авылындагы сайлау участогында да беренче тавыш бирүчеләр теркәлде. Беренчеләрдән булып авылда яшәүче Владимир Шеронов үз гражданлык бурычын үтәде. Ул участокка ачылганнан соң ук килде һәм бюллетеньне тавыш бирү урнасына салды. Владимир Шеронов якташларына актив гражданлык позициясе үрнәге күрсәтте.
Сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирү процессы штат режимында узуын, участоклардагы хәл тыныч булуын билгеләп үтә. Хәзерге вакытта бозулар теркәлмәгән.
Нет комментариев