Грипп башлана
Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы (Татарстан) Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге грипп эпидемиясе башлануы турында хәбәр итә.
Гадәттә, ул елның шушы вакытында күзәтелә дә инде. Грипп һәм кискен йогышлы авыру (ОРВИ) очракларының артуы февраль азагында – март башларында күзәтеләчәк.
Авыруны кисәтү өчен, беренче чиратта организмны ныгытырга һәм чыныктырырга кирәк. Йоклау, эшләү һәм ял итү режимын төгәл үтәү сорала, күбрәк саф һавада йөрергә кирәк. Организмны ныгытуда дөрес туклану зур роль уйный. Рационда витаминнарга бай булган яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт һәм әчегән сөт продуктлары, каты сыр, пешерелгән балык, сыер ите, кишер, йөзем, күрәгә һәм башка нәрсәләр өстенлек итәргә тиеш.
Кеше күп йөри торган урыннарда булганда медицина маскасыннан файдаланырга тырышыгыз. Аяк өстендә йөреп уздырган теләсә нинди йогышлы авыруның соңыннан авыр нәтиҗәләргә китерүен дә исегездән чыгармагыз. Авырган кеше әле бит башкаларга да чир йоктыра. Шуңа күрә, авыруның беренче билгеләре үзен белгертә башласа, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев