Быел Антоновка урта мәктәбен тәмамлап, югары уку йорты студенты булган Мария Чегодаева октябрь аенда Сочи шәһәрендә узган XIХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә Татарстан Республикасыннан делегат буларак катнашты. Бүген ул әлеге зур халыкара форумда алган тәэсирләре белән уртаклаша.
- Фестивальдә катнашу өчен яз аенда ук гариза яздым, инглиз телендә уздырылган...
Безнең делегациядә республиканың иң яхшы яшьләре - танылган музыкантлар, галимнәр, спортчылар, "Ел укытучысы" исеменә лаек булган педагоглар, Татарстанның иң чибәр кызы һәм башка танылган кешеләре бар иде. Форум инде күптән тәмамланса да, бу вакыйга әле кичә генә булды кебек. Фестиваль турында сүз белән генә сөйләп аңлатырлык түгел, аны үзеңә күрергә кирәк. Сочига планетаның төрле почмакларыннан 25 меңнән артык кеше җыелган иде. Төрле милләттән, төрле диннән булсак та, үзебезне бер гаилә әгъзалары кебек хис иттек. Бер-беребез белән күптәнге танышлар кебек сөйләштек һәм аралаштык. Мин, мәсәлән, Африка, Көньяк һәм Төньяк Америкадан килгән яшьтәшләрем белән таныштым. Ни хикмәт, телләребез төрле булса да, бер-беребезне тәрҗемәчесез дә аңладык. Бер дә таныш булмаган кешеләр миңа елмаеп кул болгадылар. Мин үземне бөтенләй икенче төрле дөньяга килеп эләккәндәй хис иттем, иркен шартларда аралашудан алган җылы хисләр күңелдә тиз генә сүрелмәс.
Фестиваль Олимпия паркы территориясендә үтте, биредә төрле чаралар оештырылды. Дискуссияләр, лекцияләр, концертлар, күргәзмәләр, мастер-класслар, танылган кешеләр белән очрашулар - боларны һәркем үзе теләгәнчә сайлады. Фестивальне ачу тантанасында илебез эстрадасы йолдызлары Дима Билан, Полина Гагарина, Сергей Лазаревның чыгышларын һәркем яратып карады. Әлбәттә инде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның чыгышын яшьләр һәм студентлар тын да алмый тыңладылар.
Рус халык җырлары фестивалендә катнашуым белән үземне бәхетле дип саныйм. Республика делегациясе белән бергәләп бию башкардык. Фестиваль барышында экскурсияләр оештырдылар. Безне, мәсәлән, тауга алып менделәр. Аның биеклеге диңгез өслегеннән ике мең метр тәшкил итә. Аттракционнар паркында булдык, биек таудан шудык. Берничә тапкыр диңгездә дә коенып чыктык...
Делегация составында яшьләр форумы эшендә катнашу мөмкинлеге тудырган республикага рәхмәтем зур. Сочида булып кайткан көннәр тиз генә онытылмас, анда алган тәэсирләр гел искә төшеп торыр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев