Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әле дә сагынып искә ала

Флотта ун ел хезмәт итү дәверендә Евгений Шурыгин дөньяны күп гизгән. Әллә ничә тапкыр илне Камчаткадан алып, Балтыйк диңгезенә кадәр кичәргә, Босфор бугазы аша Урта диңгезгә чыгарга туры килгән... Бу елларны ул әле дә сагынып искә ала.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Армия хезмәтенә Евгенийны 1996 елда алалар. Башта аны Ерак Көнчыгыштагы өйрәнү частенә җибәрәләр. Алар ундүрт көн поездда Находка шәһәренә баралар. Юлда барганда ул Ватаныбызның гүзәл күренешләренә сокланып туя алмый. Ә биш айдан соң өйрәнү частеннән Балтыйк диңгезе якларына, Ленинград өлкәсенең Высоцк шәһәренә барганда, мондый мөмкинлек тагын бер тапкыр килеп чыга.
Диңгезче тормышына күнегү җиңел булмаса да, егет физик яктан чыныккан булуы һәм иптәшләре арасында бик тиз уртак тел таба белүе аркасында шунда ук үз кеше булып китә. Аны чик буйларын саклау корабленә билгелиләр. Алар Фин култыгында һәм Балтыйк диңгезендә илебез чикләрен саклыйлар. Ул елларда чик буенда җитди бәрелешләр булмый. Шулай да вак-төяк чик бозулар әледән-әле кабатлана: я чит ил яхтасы безнең ил чикләрен боза, я кемдер ялгышып чик аша үтеп керә. Гадәттә мондый очракларда тикшерү группасы белән катерлар чит судноларны чиккә кадәр озатып куялар. Сигналчы Шурыгин үз вазифаларын аеруча җаваплылык тоеп башкара.
Ике елдан соң өенә кайткач, Евгений үзенә охшаган эш табарга тырыша. Безнең шартларда бу бер дә җиңел нәрсә түгел. Озак та үтми ул булачак хатыны Ирина белән таныша. Шуннан соң бар да үзгәрә. Кызның әтисе Александр Михайлович Погодин озак еллар Кара диңгез флотында мичман булып хезмәт итә, ә гаиләсе Севастополь шәһәрендә яши. Туган якларына ул гаиләсе белән кайтып йөри. Александр Михайлович Евгенийга да Кара диңгез флоты корабларының берсе белән контракт төзергә киңәш бирә, ә аннары документларын җыярга ярдәм итә. Беренче тапкыр ул 2004 елда өч еллык контрактка кул куя, аннары аны тагын ике тапкыр озайта. Урта разведка корабында радиометристлар бүлеге командиры хезмәтен тыныч эш дип әйтеп булмаса да, Евгенийны бу бер дә куркытмый.
Дүрт тапкыр ул Урта диңгезгә, дошманны эзләп табу һәм күзәтү буенча хәрби бурычны башкару өчен чыга. Поход барышында кораб Россия хәрби диңгез базасы урнашкан Сириядәге Тартус портына керә. Хәзер бу илдә кан коелуына ышанасы килми, ди Евгений, чөнки теләсә кайсы кеше өчен сугыш - гадәттән тыш хәл.
Сигез ел контракт буенча хезмәт иткәннән соң, беренче статьялы старшина Евгений Шурыгин диңгезче һөнәре белән саубуллашырга карар бирә. Чөнки өчәр ай гаиләсен күрми торган чаклары була (Евгений Севастопольгә хатыны белән улы Вадимны да алып килә). Иң авыры әнә шул була. Дөрес, диңгезченең хезмәт хакы шактый югары (аена 40 мең сум чамасы), хезмәт итү шартлары да яхшы. Торак белән генә проблемалар килеп чыга. Украина шәһәрендә хәзер дә фатир алу бик кыен, шуңа күрә кеше фатирында торырга мәҗбүр булалар. Барысын да исәпкә алгач, ул тыныч хезмәткә кайтырга була.
- Флотта узган елларым турында беркайчан да үкенмим, - ди ул. - Бу хатирәләр күңелемдә мәңге сакланыр. Моннан тыш, корабльдә хезмәт иткәндә күп нәрсәләргә өйрәндем, ә бу миңа киләчәк тормышымда бик кирәк булачак.
Рәсемдә: Евгений Шурыгин (уңда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби диңгез флоты көне