Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Илле биш ел – бергә, гомергә

Күптән түгел генә Кузнечихада яшәүче Николай һәм Рида Хохловлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Ярты гасыр буе иңне-иңгә куеп үткән гомер юлын юкка гына зөбәрҗәткә тиңләми торганнардыр шул. Ни өчен дигәндә, бу – сирәк очрый торган минерал, гаҗәеп матурлыгы, нык булуы белән үзенә җәлеп итә. Хохловлар гаиләсен дә әнә шул асылташ белән чагыштырырга мөмкин. Икесенең дә балачак еллары Лобовка авылында үткән. Рида күп балалы гаиләдә, биш малай арасында үскән. Ә менә Николай гаиләдәге бердәнбер бала булган. Шушы авылда өйләнешеп яши башлаганнар алар, балалары туган. Кечкенә авылда эш калмагач, Николай күршедәге Иж-Борискино авылындагы ындыр табагына урнаша. Эштән курыкмаса да, җәяү йөрүе нык арыта. Шуңа күрә җай чыгу белән Хохловлар Кузнечиха авылына күченә. Биредә йорт сатып алалар һәм гомергә шунда төпләнеп калалар.
Николай Михайлович башта складта эшли, аннары аны тимерче итеп күчерәләр. Гомуми эш стажы кырык елга якын. Рида Павловна да кырык ике ел гомерен производствоның төрле тармакларында эшләп үткәргән. Егерме елга якын фермада сарыклар караган, китапханәдә һәм авыл Советында җыештыручы булган.
– Кичләрен йон эрләдем, бәйләдем, бәйрәмнәрдә пироглар пешердем, – ди ул. – Гомумән, эшләмәгән эш калмады. Гаиләбез башкаларныкыннан бер ягы белән дә аерылып тормый, кыенлыкларны бергәләшеп күтәрдек, авылдашлар алдында ким-хур булмаска тырыштык...
Хохловларның хуҗалыгы элек тә зур булган, хәзер дә кул кушырып утырмыйлар. Балалары, Михаил белән Галина, мәктәпне тәмамлагач Кузнечихада калган. Һәркайсының үз гаиләсе бар. Михаил – тракторчы, ә менә Галина Чистайдагы медицина училищесын тәмамлаган һәм Чәчәкле авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Николай Михайлович белән Рида Павловнаның биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
– Әти белән әни безнең өчен күп тырыштылар, – ди Галина, – әле дә хәлдән килгән кадәр ярдәм итеп торалар...
Балачактан хезмәтнең ни икәнен белеп үскән Хохловлар әле дә үзләре турында үзләре кайгыртып яшиләр. Кәҗә, тавыклар асрыйлар, күп итеп яшелчә үстерәләр. Тормышта савыт-саба шылтырамый тормый, дисәләр дә, Хохловлар гаиләсендә гел татулык хөкем сөрә. Элек ничек куелган булса, әле дә бөтен нәрсә турында уртага салып сөйләшәләр һәм киңәшәләр. Ә киңәшле эш беркайчан таркалмый. Аларны Ходай бу якты дөньяга бер-берсенә кирәкле кешеләр итеп яраткан булса кирәк. Мондый парлар гомер буе бәхетле була, тормыштан тәм һәм ямь табып яши. Аларга киләчәктә тагын да зуррак юбилейларны пар канатлар булып каршыларга насыйп булсын иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев