Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Икесе дә пар килгән...

Рамазан белән Рәмзия Таҗиевларның кулга-кул тотынып тормыш юлыннан бергә атлый башлауларына егерме биш елдан арткан. Бу вакыт эчендә уңган гаилә күпләрнең хөрмәтен казанган.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Таҗиевларның икесе дә Үрнәкнеке. Икесе дә күп балалы гаиләдә туып үскән. Рамазанның әти-әнисе, мәсәлән, җиде бала үстергән, Рәмзия исә гаиләдә бишенче бала булып туган. Балачак еллары авылдагы башка балаларныкыннан бер ягы белән дә аерылып тормый. Үрнәктәге башлангыч мәктәптә укыганнан соң, Өчкүл мәктәбенә йөреп белем алганнар. Атна буе мәктәп интернатында яшәп укыганнар, бары тик ял көннәрендә генә авылга кайтканнар. Мөстәкыйльлеккә һәм хезмәткә бик яшьли өйрәнеп үскән алар.
Таҗиевлар туксанынчы еллар азагында өйләнешкән. Рамазан "Трехозерский" совхозының Үрнәк бүлекчәсенә механизатор булып урнаша. Ул техниканы биш бармагы кебек белә, җирдә эшләргә ярата. Шунысын әйтергә кирәк, ул елларда эш һәркемгә җитәрлек иде. Хәзер исә тиз генә таба да алмыйсың. Башка чара калмагач, Рамазан каравылчы булып урнаша. Тракторда, совхоз производствосында эшләп туплаган тәҗрибәсенең дә файдасын тоймый калмый. Чөнки Таҗиевлар күп еллардан бирле мал-туар асрый. Моның мәшәкате бик күп. Хәер, авыл тормышын шуннан башка күз алдына да китереп булмый...
Малларга кыш буе ашатып чыгарлык азыкны гаиләдә барысы бергә әзерлиләр. Кирәк кадәр печән һәм саламны алдан ук эскертләргә өеп куялар, бакчада күп итеп бәрәңге һәм төрле яшелчә үстерәләр. Җирне Рамазан үзе сөрә, үсемлек араларын да трактор белән оста итеп эшкәртә. Моның өчен кирәкле агрегатларның барысы да бар. Ә менә сыерлар саву тулысынча Рәмзиягә йөкләнгән. Савылган сөтне дә эшмәкәрләргә ул тапшыра. Мәшәкатьләре җитәрлек булса да, яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Ул бәйләү белән мавыга, язын исә бакчада яшелчәләр белән бергә, күп итеп төрле чәчәкләр утырта. Әле бит ул авыл клубында да эшли. Традицион бәйрәмнәрне уздырганда Рәмзия Кадыйр кызы мәктәп укучылары, авыл халкын да җәлеп итә. Үрнәктә ел саен авыл көннәрен зурлап билгеләп үтәләр, бәйрәм барышында олы яшьтәге кешеләрне, юбилярларны, гаилә парларын зурлыйлар, иң яхшы, матур һәм төзек хуҗалыкларны билгеләп үтәләр.
Авыл кешесе кебек, Таҗиевлар хезмәттән курыкмый. Аларның Өчкүл мәктәбенең җиденче классында укучы кече уллары Ранель да хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Укуда да өлгерә, мәктәптән кайткач йорт эшләрендә дә булыша. Олы уллары да әти- әниләренә ярдәм итәргә тырыша. Риназ, мәсәлән, армиядә хезмәт итеп кайткач Чистайдагы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, хәзер Казанда яши һәм эшли. Раил технология университетының бишенче курсында белем ала. Таҗиевлар улларының кунакка кайтуын түземсезлек белән көтеп торалар. Әйе, ата- ана өчен бала бик кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев