Ике язмыш бергә кушылгач...
Озак еллар бер-береңә кирәк һәм терәк булып яшәү – зур хезмәт ул. Ржавец авылында илле биш ел буе бердәм, тату гаилә булып яшәүче Сания белән Миңнехан Галәветдиновлар бу уңайдан һәр кешегә үрнәк булырлык.
Ольга СТРЕЛОВА
Галәветдиновлар икесе дә кунакчыл, ачык йөзле, бик мөлаем кешеләр. Өйләренә дә һәр кеше сокланырлык – эчтә дә, тышта да тәртип һәм пөхтәлек күзгә ташлана.
Миңнехан Гыйльметдин улы тумышы белән Красная Слобода авылыннан, Сания Вәли кызы исә Ямбактыда туып үскән. Икесенең дә балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Икесе дә күп балалы гаиләдә үскәннәр.
Яшьләр Ямбакты мәдәният йортында, Сания сәхнәдә җырлаганнан соң танышып китәләр. Терекөмештәй җитез чибәр кыз Миңнеханга бер күрүдә үк ошый. Шул ук кичне ул кызны башта биергә чакыра, аннары өенә кадәр озатып куя. Ә инде ике көннән соң ук аны туган авылына килен итеп алып кайта. Шулай итеп, аларның гаилә язмышы, бергә булу теләкләре берничә көн эчендә хәл ителә.
Икесе дә кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсәләр. Армиягә кадәр Миңнехан йөк ташучы булып эшли, аннары механика цехына тимерче булып урнаша. Соңрак аны юллама буенча Көек авылына агроном итеп җибәрәләр. Көектән соң инде гаилә Ржавец авылында төпләнеп кала. Миңнехан үзенең Т-150 тракторы белән җир дә сөрә, кушкан барлык эшләрне җиренә җиткереп башкара. Эшченең тырышлыгын күреп, хуҗалык аларга йорт бирә.
Энә кая – җеп шунда, дигәндәй, Сания апа гомере буе ире белән янәшә була. Фермада да, басуда да эшләргә туры килә аңа. Сыерлар сава, сарыклар карый, бәрәңге казый – шулай итеп, бер генә минут та кул кушырып утырганын хәтерләми. Гаиләдә өч бала – Ринат, Дания һәм Эльвира дөньяга килә. Гаилә зур булгач, йорт мәшәкатьләре дә җитәрлек була. Галәветдиновлар гомер буе сыер, үгезләр, сарыклар, кош-корт асрыйлар. Үзләре әйткәнчә, кешедән ким яшәмәскә тырышалар.
Хәзер инде балалары да күптән үсеп җиткән. Барысы да бәхет эзләп чит җирләргә китмичә, туган якларда төпләнеп калганнар. Өлкән улы – Ржавецта, Данияләре – Болгарда, ә Эльвира Приволжскида яши. Дәү әти белән дәү әнинең оныклары һәм оныкчыклары саны да инде тугызга җиткән! Зур гаилә төп йортта җыелганда, аеруча күңелле була.
Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, Галәветдиновлар әлегә кадәр сарыклар асрыйлар, абзар-курадагы чисталыкка исең китәрлек. Үзләре өчен бәрәңге утырталар, бакчада суган, кишер, помидор кебек яшелчәләр үстерәләр. Хуҗабикә бүлмә гөлләрен дә бик ярата, шуңа күрә аларның йорты һәрвакыт чәчәкләр белән тулы була. Моннан тыш, Сания апа җырлар тыңларга да бик хирыс икән.
Буш вакытлары булганда, бергәләшеп безнең район газетасын укырга яраталар. Үзләре әйтүенчә, алар аңа гомере буе язылганнар һәм район яңалыклары белән нәкъ газета битләре аша танышып баралар.
Миңнехан абый белән Сания апаның фикеренчә, ныклы гаиләнең нигезен кайнар мәхәббәт кенә түгел, ә бер-береңә хөрмәт белән карый, бер-береңне аңлый, ярдәм итә белү кебек сыйфатлар тәшкил итә. Үзләре яшәгән авылда да аларның гаиләсен чын күңелдән хөрмәт итәләр.
Илле биш ел бергә гомер иткәч, зөбәрҗәт туйны билгеләп үтәләр. Бу юкка гына түгел дә, чөнки зөбәрҗәт ташы – тугрылык һәм намус билгесе ул. Галәветдиновлар гаиләсенә киләчәктә тагын да зуррак юбилейларын билгеләп үтәргә насыйп булсын иде!
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев