Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Иң якын кешеләремә әйләнделәр

Вакыт үткәне сизелмәсә дә, минем Балымер авылында яши башлавыма утыз елдан артып киткән. Баштарак яңа урынга шактый вакыт ияләнә алмадым. Авылда кеше аз, еш кына Идел ягыннан искән салкын җил күңелләргә тия иде. Ләкин вакытлар үтү белән мин бу якларга ияләнә башладым. Табигатенең матурлыгы мине үзенә тартты. Хәзер Идел киңлекләренә...

Элеккеге "Полянка" совхозы директоры Николай Васильевич Авдеев миңа эш табарга ярдәм итте, яшәргә урын бирде. Күршеләребез белән дә уртак телне тиз таптык. Ни кызганыч, аларның күбесе хәзер юк инде. Мәсәлән, Александра Егоровна Алексеева безнең икенче әниебез кебек булды, балаларга дәү әниләрен алыштырды. Әле дә күршеләребез белән тату яшибез.
Өлкән буын кешеләре чын мәгънәсендә шушы кечкенә авылыбызның горурлыгы. Хезмәт ветераны, уңган һәм тырыш Александра Петровна Кузяйкина өлкән яшьтә булуына карамастан, бакчасында бөтен эшне үзе башкара, аны тәртиптә тота. Күпме тормыш сынауларын үтсә дә, икенче күршебез Вера Егоровна Кузнецова кешеләргә ачык йөзле, игелекле булып кала алган. Минзифа Сорока йортында, Семушкиннар фермер хуҗалагында дә һәрвакыт чисталык хөкем сөрә. Алар барысы да авыр чакта кешеләрне ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Авылда Никифоровлар гаиләсен дә бик хөрмәт итәләр. Сергей йорт тирәсен тәртиптә тота, ә Людмила сатучы булып эшли. Хезмәтен яратып, күңел биреп башкара, чөни ул балачактан ук сатучы булырга хыяллана. Фельдшер Оксана Умхаеваны да бездә белмәгән кеше юк, ул озак еллардан бирле хезмәтен намус белән башкара. Үз эшен яхшы белә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер. Авылның үзешчән сәнгатендә дә теләп катнаша.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Наталья Семенова нәниләрнең икенче әнисе дисәң дә була. Аның үз куллары белән ясаган әйберләре бакчаның диварларын бизәп тора, бакча ишек алды матур итеп бизәлгән. Ә Галина Осипова кул эшләре остасы, ул бәйләгән әйберләр һәркемдә соклану уята.
Мин китапханәгә йөрүчеләрнең һәрберсен яхшы беләм. Аларның күбесе авылның иң уңган, тырыш кешеләре. Валентин Петрышев тормышын китаплардан башка күз алдына да китерә алмый. Кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә белә.
Дүрт ел элек безнең авылда яңа мәдәният йорты төзеделәр. Бу авыл халкы өчен бик зур вакыйга булды. Авыл халкы бәйрәмнәргә, кызыклы чараларга теләп йөри, рәхәтләнеп ял итә. Биредә балалар һәм хатын-кызлар клубы эшли. Марина Пигалева, Евгения Балуева, Вероника Ефимова, Елена Шевченко һәм башкалар иҗади концертлар әзерләгәндә теләп катнашалар. Ир-атлар исә кичләрен клубта җыелып, бильярд уйнарга ярата.
Авылдашларыма киләчәктә дә тормышларында иминлек телим, һәрвакыт шулай игелекле булсыннар, без бит бердәм, зур гаилә булып яшибез.
Лилия Минәтуллина,
китапханәче, Балымер авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев