Балымерда яшәүче Юлия Чекалина буш вакытын файдалы да, мавыктыргыч та итеп уздыра белә. Тегүдән калган тукыма кисәкләрен, пыяла шешәләрне һәм башка нәрсәләрне ул күз явын алырлык сәнгать әсәрләренә әверелдерә.
Ирина Телицына
Соңгы вакытта Ирина атлас тасмалардан туй кирәк-яраклары ясау белән мавыгып киткән. Яшь пар өчен "Домашний очаг" дигән беренче әйберен ул кызының туена дип махсус ясаган. Сандык формасында ясалган туй бүләкләрен җыю өчен тартма барлык кунакларны сокландырган. Шулай итеп, ак һәм зәңгәр атлас тасмалар, сәйлән тезмәләре гап-гади тартманы чын серле сандыкка әйләндергән. Шәмнәрне дә оста шундый ук төсләр белән бизәгән: аның иң зурысы - кияү белән кәләш өчен, ә ике шәм әти-әниләр йортын символлаштыра. Ап-ак ефәктән эшләнгән, зәңгәр тасмалар белән уратып алынган мендәрчек исә яшьләргә пар балдаклар өчен төгелгән. Костюмнар, баш киемнәрен, фужерларны, машинага беркетелә торган балдаклар өчен урынны да үзенчәлекле, зәвыклы итеп бизәгәннәр. Шулай итеп, туй кирәк-яракларының барысы да әнисенең җылы куллары, аның күңел җылысын кушып ясалган. Кибеттән сатып алсаң, мондый әйберләр әллә ничә мең сумга төшәр иде, шулай итеп, Юлия Викторовна яшьләрне һәм кунакларны сөендереп кенә калмыйча, гаилә бюджетына да шактый экономия ясаган. Ә хәзерге вакытта бу зур әһәмияткә ия.
- Рәсем ясарга, төрле әйберләр бизәргә кечкенәдән үк яраттым, - дип сөйли алтын куллы оста үзе. - Аннары әнием белән дәү әниемнән бәйләргә һәм тегәргә өйрәндем. Әкренләп кухня тоткычларыннан алып, урын-җир кирәк-яракларына кадәр үзем тегә башладым. Үз гаиләм булгач, балаларым тугач, моның бик тә кирәге чыкты...
Юлия Викторовна балаларына кием-салымны да үзе тегеп киертә. Яңа ел бәйрәмнәренә барлык фантазиясен эшкә җиңеп, әкият геройлары итеп киендерә. Екатерина белән Алексей бу костюмнары өчен дә, әнисе белән бергәләп табигый материаллардан, папье-маше, тозлы камырдан ясаган төрле әйберләр өчен дә еш кына конкурсларда бүләкләр алалар.
Чекалиннар шактый зур хуҗалык тотсалар да, Юлия Викторовна яраткан шөгыле өчен вакытны һәрвакыт таба. Ишек алды кош-корт, мал-туар белән тулы, бакчада да мәшәкатьләрнең бетеп торганы юк. Хуҗабикәгә һәр эшендә ире ярдәм итә. Яшелчә һәм җиләк-җимештән тыш, Юлия Викторовна чәчәкләр үстерергә дә бик ярата. Чекалиннарның йорт яны бакчасын лилия, роза, флокс кебек чәчәкләр бизи, тәрәзә төпләрендә дә әллә никадәр гөлләр үсә. Алар арасында тугызар ай буе чәчәктә утырган эсхинантус, орхидеяләр, миләүшәләр, аспарагус, башка гөлләр бар.
Ни гаҗәеп, бухгалтер һәм пекарня мөдире булып эшләүче Юлия Викторовнаның һәр нәрсәгә вакыты җитә. Бернинди эш-мәшәкатьләргә карамастан, машина йөртергә өйрәнгән. Аның фикеренчә, тормышта барысына да өлгерү өчен бары тик теләк кенә кирәк. Һәрвакыт күтәренке күңелле, актив тормыш белән яшәүче Юлия Викторовна беркайчан да боегып утырмый, һәрвакыт иҗат итәргә, кызыклы, мавыктыргыч тормыш белән яшәргә тырыша.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев