Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Якташларыбызның якты истәлегенә багышланды

Узган шимбә көнне Болгарда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлап, кул көрәше буенча турнир үткәрелде.

Турнирны Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За ратную доблесть” медальләре белән бүләкләнгән Ринат Шәрипов җитәкчелегендәге “Боевое братство” район сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының  җәмәгать оешмасы оештырды.
Ярышларга Татарстаннан, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләреннән унбиш команда килде, 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле 100ләп спортчы катнашты. Район данын 14 сугышчыдан торган команда яклады.
Турнирны ачу тантанасында спортчыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, ТР хәрби комиссары ярдәмчесе Илһам Мидхәтов,белән ярышларга сугышчан хәрәкәтләр ветераны һәм Батырлык ордены кавалеры буларак чакырылган иерей Серафим һәм башкалар сәламләде.
Алар яшь спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын, көчлеләрнең җиңүгә ирешүләрен теләделәр. Әлбәттә инде, көрәш осталыгын бары тик келәмдә генә күрсәтергә язсын, берәүгә дә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашырга туры килмәсен, җирдә гел тынычлык өстенлек итсен, дигән теләкләрен дә җиткерделәр.
Турнирга шулай ук “кайнар” нокталарда хезмәт иткән башка ветераннар, һәлак булганнарның якыннары һәм туганнары, мәктәп укучылары, кадетлар, юнармиячеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре дә чакырылган иде. Аннары алар Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш ветераннары мемориалына чәчәк бәйләмнәре куйдылар.
Спортчыларның келәмдәге чыгышларын барысы да кызыксынып карадылар. Сугышчылар исә, чыннан да, бар осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Җиңүгә ирешү өчен төрле алымнар кулландылар, көндәшләрен берничә секунд һәм минут эчендә бирелергә мәҗбүр итүчеләр дә булды.
Киеренке көрәштән соң безнең командадагы сугышчыларның яртысы мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Үз авырлык үлчәүләрендә Кирилл Зверев белән Дмитрий Стаценко җиңү яулады. Икенче урынга, көндәшләренә очколар саны буенча гына оттырып, Богдан Пименов белән Максим Кушнев чыкты. Виктор Волков, бертуган Данил һәм Захар Андрияновларга бронза медальләр тапшырылды. Җиңүчеләрне медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Спортчыларга әле тагын кыйммәтле бүләкләр дә тапшырдылар.
Бу көннәрдә безнең яшь спортчылар 16–17 февральдә Зәй шәһәрендә узачак Татарстан Республикасы беренчелегенә әзерләнәләр. Турнир шулай ук совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев