Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас районында баскетбол фестивале узды

Фестивальдә 2009 һәм аннан соңрак елда туган егет-кызлар катнашты.

Кичә Болгарның балаларны сәламәтләндерү үзәгендә Космонтавтика көненә багышланган баскетбол фестивале узды. Ярышларда Спас районы мәктәпләреннән 2009 һәм аннан соңрак елларда туган егет-кызлардан торган 12 команда  катнашты.

Ярышлар алдыннан иң яхшы дриблер һәм трюльник (өч очколы ыргыту) билгеләнде. Нәтиҗәдә икенче мәктәптән Рушан Хәйретдинов – “Иң җитез дриблер”, ә Бураково мәктәбеннән Рушан Сираҗиев “Иң төгәл трюльник” исеменә ия булдылар. Кызлар арасында Никольскидан Валерия Федорова – иң яхшы дриблер, икенче мәктәптән Валерия Новикова иң яхшы трюльник дип табылды.

Төп уеннар төркемнәр буенча уздырылды. Командалар җидешәр минутлык ике тайм уйнады. Финалда өченче һәм беренче урыннар уйнатылды.

баскетболЯрыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында беренче урынны – икенче мәктәп, икенче урынны – Никольск, өченче урынны санаторий мәктәбе алды.

Кызлар арасында Никольск мәктәбе беренче булды, икенче урынга – икенче мәктәп, өченче урынга санаторий мәктәбе командасы чыкты.

Ярыш җиңүчеләренә һәм призерларына район яшьләр бүлеге кубоклары, медальләре һәм дипломнары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев